Фирүзә Хәлдәрова
Фирүзә Хәлдәрова, Фирүзә Мөхәмәд-Али кызы Хәлдәрова (рус. Феруза Мухамед-Алиевна Халдарова, 196? елның 11 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― җырчы, 1995 елдан Үзбәкстан дәүләт филармониясенең Хор капелласы артист-вокалисты (солист), Башкортстан Республикасының атказанган (2011), Татарстан Республикасының атказанган (2014) һәм халык (2023) артисты[1]. Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни үзәге рәисе урынбасары [2]/
Фирүзә Хәлдәрова | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Феруза Мухамед-Алиевна Халдарова |
Туу көне |
11.10.196? |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1995 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
романслар, эстрада, халык җырлары |
Коллективлар |
Үзбәкстан дәүләт консерваториясе |
Бүләкләр | |
Феруза Халдарова |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТашкентта катнаш гаиләдә туган. Әнисе ― яшь чагында Башкортстаннан Үзбәкстанга күченгән татар кызы, шәфкать туташы; әтисе ― үзбәк, хирург-травматолог. Әнисе ягыннан бабасы Садретдин Сәгатдин улы Богданов фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, танкист булган, яраланган; әбисе Гайния. Әти-әнисе аерылышкач, кыз татар милли мәдәниятендә үсә. Җәйге каникулларда Башкортстанда әнисенең туган авылында (Авыргазы районы Корманай авылы) кунакта була. Балачактан ук татар телендә иркен сөйләшә, «Азат хатын» журналын укып татарча язарга өйрәнә.
Ташкентта М. Ломоносов исемендәге 142нче мәктәпне тәмамлаган (1985). Икенче класска күчкәч, гаиләсе иске шәһәрдән Ташкент үзәгенә күченә. Кыз Пионерлар йортына музыка дәресләренә йөри башлаган. Аннары Округ Офицерлар йорты (ОДО) янындагы балалар музыка студиясенең баян классында шөгыльләнгән.
Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеген тәмамлаган (2нче курска кабул ителгән, вокал буенча беренче укытучысы Әлфия Кәрим кызы Низаметдинова (Мәсәлимова); БР халык артистлары Вахит Хызыров, Җәмил Әбделмәнов, Венер Камалов, Харис Шәрипов белән бер курста укыган), Башкорт дәүләт филармониясенең Хор капелласына эшкә билгеләнгән. Кыз Уфада сәнгать институтына укырга керергә җыена, әмма әнисе кызының Ташкентка кайтуын таләп итә. М. Әшрәфи исемендәге Ташкент дәүләт консерваториясенең (2002 елдан Үзбәкстан дәүләт консерваториясе[d]) академик җырлау һәм хор дирижерлыгы факультетын «академик җырлау һәм опера әзерлеге» белгечлеге буенча тәмамлаган (1993).
1995 елдан Үзбәкстан дәүләт филармониясенең Хор капелласы артист-вокалисты (солист) булып эшли.
Репертуар
үзгәртүКонсерваторияне «концерт-камера җырчысы» квалификациясе буенча тәмамлаган җырчының репертуарында рус классик романсы, шәһәр, чегән, Европа, үзбәк композиторлары романслары бар. Татар, башкорт, рус һәм үзбәк, шулай ук итальян, немец, болгар, япон һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырларын да җырлый. Консерваториядә Орган залында чыгыш ясый. Карантин вакытында да Zoom аша онлайн-концертлар биргән.
Россотрудничество линиясе буенча Россиягә форумнарда, конгрессларда һәм концертларда катнашу өчен чакыралар. Русча җырларны яратып башкара. 9 май бәйрәмендә Мәскәүдә Җиңү музеенда һәм Крокус Сити Холл сәхнәсендә төрле илләрдән башкаручылар һәм Россия артистлары белән бергә сугыш еллары җырларын башкарган.
Җырчы Анна Герман[d] җырларыннан зур концерт программасы төзегән, әлеге җырларны Алибек Абдурахманов җитәкчелегендәге Үзбәкстанның Милли симфоник оркестры белән башкара.
Күренекле татар композиторы СССР халык артисты Рөстәм Яхинның романсларын зур ярату белән башкара һәм аңа ел саен Үзбәкстан дәүләт консерваториясенең Орган залында концертлар багышлый. Репертуарында Рөстәм Яхинның Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, М. Ногман, Ә. Саттар, М. Хөсәен, Н. Дәүли һ. б. шигырьләренә язылган татар һәм рус телләрендәге романслары бар[3].
Җәмәгать эшләре
үзгәртү- Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәге рәисе урынбасары.
- «Ак калфак» оешмасының Үзбәкстандагы бүлеге җитәкчесе[4].
- Ә.-З. Вәлиди исемендәге Башкорт милли мәдәни үзәгенең мәдәният буенча рәис урынбасары.
- Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең шәрәфле әгъзасы.
- III Бөтендөнья башкортлар корылтае (2010 елның 10-11 июне) делегаты.
Күп еллар дәвамында Үзбәкстанда Татарстан көннәре концерт программалары, Сабантуйлар, бөек татар эшлеклеләренә багышланган иҗат кичәләре сценаристы булып тора. Мәдәни үзәкләр эшендә актив катнаша, Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән элемтәләр комитеты, Үзбәкстандагы Россотрудничество вәкиллеге оештырган төрле чараларда, республика әһәмиятендәге бәйрәм концертларында даими чыгыш ясый[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2011 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты
- 2014 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты – татар мәдәниятен популярлаштыруга һәм пропагандалауга керткән зур өлеше өчен
- 2022 ― БР Хөкүмәтенең Мактау грамотасы
- 2022 ― Дустлик ордены (Үзбәкстан)
- 2023 ― БР Башлыгының Почет грамотасы
- 2023 ― Татарстан Республикасының халык артисты ― музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен [6][7]
10 ел дәвамында Үзбәкстан филармониясе җырчының документларын аңа «Үзбәкстанның атказанган артисты» исемен бирү өчен тапшыра, әмма әлегә нәтиҗәсез[8].
Шәхси тормышы
үзгәртү21 яшендә кияүгә биргәннәр. Ике кызы, оныгы бар. Олы кызы «Uzbekistan airways» милли авиакомпаниясенең бортпроводнигы; кече кызы Җәмилә (Гиясова) КФУның юрфагы магистратурасын тәмамлаган, Казанда яши[9].
Җырчы Россиягә күченергә тырышкан, ләкин гражданлык ала алмаган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фирузә Халдарованы котлыйбыз. БТК, 15.12.2023
- ↑ Наш состав. ТОКПЦ г. Ташкента(рус.)
- ↑ В Ташкенте прошел концерт Ферузы Халдаровой в память о татарском композиторе Рустеме Яхине. Татар-информ, 6.10.2015
- ↑ Кадрия Идрисова. Ваһапов фестивале дәвам итә.
- ↑ Халдарова Феруза Мухамад-Алиевна. tatarlar.uz(рус.)
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 858 от 13.12.2023г.
- ↑ Камилә Билалова. Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Татар-информ, 18.11.2024
- ↑ Надежда Глебова. Певческий путь Ферузы Халдаровой от Узбекистана к России.(үле сылтама) plov.press, 16.08.2021
- ↑ Жамиля Гиясова
Сылтамалар
үзгәртү- Надежда Глебова. Певческий путь Ферузы Халдаровой от Узбекистана к России. 2024 елның 28 февраль көнендә архивланган. plov.press, 16.08.2021(рус.)
- Фирүзә Халдарова белән әңгәмә (Энҗе Шәйхетдинова). БТК, 22.08.2023 YouTube видео, 21:37
- Лейла Аралбаева. Феруза Халдарова: Мои самые дорогие воспоминания связаны с Башкортостаном. ИА «Башинформ»
- Феруза Халдарова поет «Ты Россия моя». RUTUBE видео, 3:20