Нәби Дәүли

шагыйрь

Нәби Дәүли — күренекле шагыйрь.

Нәби Дәүли
Туган телдә исем Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин (Миндубаев)
Туган 1 июнь 1910(1910-06-01)
Әлки районының Яңа Камка авылы
Үлгән 18 май 1989(1989-05-18) (78 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Гвардия урамы[1]
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

 Нәби Дәүли Викиҗыентыкта

Шагыйрь 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, Царицын балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, Донбасс металлургия заводына эшкә җибәрелгән. 1931 елда Донецкида чыга торган «Пролетар» газетасы редакциясенә күчә. 1932-1934 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, Казанга кайтып, Яшь сталинчы газетасы редакциясендә эшли.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.

Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре”, “Уфа каласы ни өчен матур?”[2] кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.

Шагыйрь 1989 елда вафат.

Хәтер үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Кызлары Наилә, Гөлфия Дәүләтшиналар.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү