Корманай
Корманай — Башкортстанның Авыргазы районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 306 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
Халык саны | 306 (2010) ![]() |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°8'12"N, 55°38'19"E |
Почта индексы | 453477 ![]() |
![]() |
Тарихи белешмә Үзгәртү
Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре — Газиевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була.
Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары.
Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр.
Танылган кешеләр Үзгәртү
- Гыйбадулла Алпаров — татар теле галиме
- Гарифулла Алпаров — революционер
- Идрис Газиев — җырчы
- Ислам Газиев (1929), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Демография Үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[2] | 2009[2] | 2010[1] |
---|---|---|
324 | 301 | 306 |
96% халкы — татарлар
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-26
- ↑ 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
Сылтамалар Үзгәртү
http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/07/16/26722/ 2016 елның 4 март көнендә архивланган. http://ktrb.ru/print/awil-6997.html Авыл яшәсә генә ил яшәр