Газиев Идрис Мөдәрис улы – танылган татар җырчысы (тенор), халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган (1999), Башкортстан (1993) һәм Татарстан (2002) республикаларының халык артисты. БР С. Юлаев исемендәге (1998), ТР Г. Тукай исемендәге (2020) Дәүләт бүләкләре лауреаты.

Идрис Газиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Идрис Мөдәрис улы Газиев

Туу көне

21 апрель 1960(1960-04-21) (63 яшь)

Туу урыны

Авыргазы районы, Корманай авылы

Эшчәнлек еллары

1980-х. в.

Дәүләтләр

 СССР
 Россия

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Кораллар

тавыш[d]

Хезмәттәшлек

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Дуслык ордены (РФ) - 2021
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеСалават Юлаев премиясеРФ атказанган артисты - 1999Башкортстанның халык артисты - 1993Татарстанның халык артисты - 2002
Г. Ибраһимов премиясе
Г. Сәләм премиясе

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районында, Корманай авылында туа. Уфаның сәнгать училищесында профессор М. Мортазина сыйныфында укый. 1980 елда Әлмөхәммәтов исемендәге республика бәйгесендә беренче лауреат исеменә лаек була.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

1986 елдан Башкортстан филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Россия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән...» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.

«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү