Әсхәт Хисмәтов
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты
Әсхәт Хисмәтов — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).[1]
Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов | |
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Тәхәллүс | Асхат Хисмат (тат. Әсхәт Хисмәт) |
Туу датасы | 1 гыйнвар 1952 (73 яшь) |
Туу урыны | Түбән Әлки, Әлки районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | театр актеры, киноактер, җырчы, актёр |
Эш урыны | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Әлма-матер | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе |
Активлык чорының башы | 1978 |
Бүләкләр | |
![]() |
Тормыш юлы
үзгәртүӘсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрдә уйный. Җырлау сәләте бар.
Әсхәт Хисмәтов — Татарстанның халык артисты.
Рольләре
үзгәртү- Булат — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
- Ильяс — «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин)
- Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш)
- Марат — «Туй алдыннан» (Х. Вахит)
- Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев)
- Иван — «Бирнәсез кыз» (А. Островский)
- Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А. Островский)
- Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю .Сафиуллин)
- Хәлим — «Миңлекамал» (М. Әмир)
- Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)һ.б.