Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе

Татарстан премиясе

Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ильгама Шакирова) — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (19352019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Илһам Шакиров исемендәге
Республика премиясе
Ил Русия Русия
Татарстан Татарстан
Төр республика премиясе
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

Илһам Шакиров

Тарих үзгәртү

Татарстан хакимиятенең татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемен йөртәчәк музыкаль премияне гамәлгә куярга ниятләве турында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев республика Дәүләт Советының кече утырышлар залында узган татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең беренче утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итә[1].

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2020 елның 22 августында кабул иткән 723нче карары нигезендә гамәлгә кергән[2].

Максаты үзгәртү

Җыр сәнгате (Вокал сәнгать) эшлеклеләренең иҗади потенциалын стимуллаштыру, милли җыр (вокал) традицияләрен саклау, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән өчен дәүләт бүләкләре бирү[3].

Критерий үзгәртү

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә.

Комиссия үзгәртү

Премияләр бирүне Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча комиссия (комиссия рәисе Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова) оештыра. Комиссия премия алуга намзәтләрнең гаризаларын карый һәм исемлекне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карар чыгару өчен әзерләп бирә[4]

Номинацияләр үзгәртү

Премияләр шәхси характерда була (аерым кешеләргә бирелә) һәм 3 номинациядә тапшырыла:

  • Вокал (хатын-кыз) — 200 мең сум күләмендә бер премия
  • Вокал (ир-ат) — 200 мең сум күләмендә бер премия
  • Халык җырын башкаручы — 200 мең сум күләмендә бер премия [5].

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бер шәхескә ике мәртәбә бирелә алмый. Шулай ук коллективлар, вафат булган башкаручылар премиягә намзәт итеп күрсәтелә алмый. Премия бирелгән елны сәнгать-мәдәният өлкәсендә башка дәүләт премияләре алган шәхес Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәт була алмый.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәтләрне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, мәдәният һәм мәгариф оешмалары (хезмәт коллективлары җыелышларында, коллегия, президиум, идарә, сәнгать шурасы һәм гыйльми шура утырышларында) тәкъдим итә ала. Шәхес үзен-үзе дә премиягә тәкъдим итәргә мөмкин.

Премия тапшыру үзгәртү

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе алган шәхесләргә «Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, «Премия лауреаты» дигән почетлы билге һәм әлеге билгенең таныкнамәсе тапшырыла.

Премияләр тантаналы рәвештә ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров туган көнне — 15 февральдә тапшырыла.

Лауреатлар үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе
2021 Резеда Галимова Вокал («Хатын-кыз тавышы») профессиональ җырчы
Филүс Каһиров Вокал («Ир-ат тавышы») профессиональ җырчы[6]
Флер Шакиров «Халыкчан җырчы»
2023 Флёра Сөләйманова Вокал («Хатын-кыз тавышы») профессиональ җырчы
Фердинанд Сәлахов Вокал («Ир-ат тавышы») профессиональ җырчы
Фәүдәт Гыйләҗев, Әсхәт Хисмәтов «Халыкчан җырчы» [7][8]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кирилл Антонов. В Татарстане планируют учредить музыкальную премию имени Ильгама Шакирова. kommersant.ru, 15.07.2020(рус.)
  2. Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүмат рәсми порталы(үле сылтама)
  3. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен гамәлгә кую турында карар басылып чыкты. Самара шәһәре һәм Самара губернасы татарларының рәсми сайты
  4. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен гамәлгә кую турында карар басылып чыкты. БТК сайты
  5. Энже Габдуллина. Салават Фатхетдинов не согласен с размером премии им. Ильгама Шакирова. Татар-информ, 20.09.2022
  6. Алсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 16.12.2020
  7. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
  8. Зилә Мөбәрәкшина. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе 31 майда филармониядә тапшырылачак. Татар-информ, 17.04.2023

Моны да карагыз үзгәртү