Фуат Зарипов
Фуат Зарипов, Фуат Фәхретдин улы Зарипов (4 февраль 1953 (71 яшь), Чыбыклы, Зәй районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — актер, ТР атказанган (1984) һәм халык (1994), БР атказанган (1997) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2008), «Тантана» (2023, «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә) премияләре лауреаты .[1]
Фуат Зарипов | |
---|---|
Туган | 4 февраль 1953 (71 яшь) Чыбыклы, Зәй районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
1970 елдан Әлмәт драма театрында. Төп рольләр: Галим («Шәмсекамар», М. Әблиев), Җайнак («Анам кыры», Ч. Әйтматов), Нияз («Җилкәнсезләр», К. Тинчурин).
Хәзерге эш урыны ― Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.[2]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Р. Мөхәммәтова. Фоат Зариповка «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе бирелде Татар-информ, 27.03.2023
- ↑ Зарипов Фоат Фахрутдинович. Мензелинский татарский Государственный драматический театр имени Сабира Амутбаева
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0