Фуат ХалитовТатар академия театры артисты. ССРБ халык артисты (1975).

Фуат Халитов
Туган телдә исем Фуат Ибраһим улы Халитов
Туган 9 февраль 1909(1909-02-09)
Казан
Үлгән 15 март 1981(1981-03-15) (72 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Сара Садыйкова урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Мәрзия Миңлебаева
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты (1975)
Халыклар дуслыгы ордены (1979)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Фуат Халитов Казанның 4нче (Зәңгәр) мәчет имамы һәм Халидия мәдрәсәсесенең соңгы мөдәррисе Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (1869-?) гаиләсендә туа. 1920 еллар башында төрле җирләрдә, шул исәптән Мәскәү татар театрында, 1927 елдан Казан мехкомбинатында эшли. Мехкомбинат мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәгендә катнаша. 1932 елда Казан профессиональ «Эшче» театрына күчә. Шунда ук студия тәмамлый.

1937 елдан Татар академия театрында. Киң колачлы, төп образлар иҗат итүче атаклы артист. Образның эчке тойгыларын, психологик кичерешләрен ботен тирәнлеге белән тасвирлаучы талант. Халитовның геройлары искиткеч тормышчан, зирәк. Ул рольне психологик анализлый белүе белән аерылып тора. Шулай ук образның тышкы ягына, аның формасына, сойләмгә, тавышка, дикңиягә, сәхнә пластикасына да зур игътибар бирә.

Халитовның роль башкару манерасын ике төркемгә бүлергә мөмкин: психологик кичерешләре гаять нечкә өйрәнелгән, тышкы яктан төпле, тотнаклы, җитди, чын тормыш хакыйкате белән тутырылган тирән һәм күпкырлы драматик образлар. Икенче торкемдә исә, ачык, күзгә ташланып торган театральлек белән иҗат ителгән, кайвакытта карикатура, шарж дәрәҗәсенә җиткән фантазиягә бай комик образлар. Бер үк вакытта артистның үзен иркен тотуы һәрвакыт образның холкын хакыйкый итеп, төп асылын аңлап ачуга буйсындырылган.

Рольләре үзгәртү

Незнамов – "Гаепсездән гаеплеләр", Прибытков – "Соңгы корбан", Рисположенский – "Агай-эне ак мыек" (А. Островский); Ромео – "Ромео һәм Джульетта", Кент – "Король Лир" (У. Шекспир); Вәли – "Аршин мал алан" (Г. Хаҗибәков); Гыйльманов – "Миңлекамал" (М. әмир); Шадрин – "Мылтыклы кеше" (Н. Погодин); Скроботов – "Дошманнар" (М. Горький); Муса – "Муса Җәлил", Тимербай - «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт); Хуҗа, Бики – "Хуҗа Насретдин" (Н. Исәнбәт); Әбделхәмит – "Фатыйма Сабри" (С. Җамал); Сәгъдетдин – "Шамил Усманов" (А. Гыйләҗев, А. Яхин); Март Туйск – "Юлдан язган" (Э. Раннет); Әһлиулла – "Миләүшәнең туган көне", Әхтәм – "Ир-егетләр" (Т. Миңнуллин); Шәех мирза – "Американ", Миңлегали – "Зәңгәр шәл" (К. Тинчурин); Вано – "Борчылма, әнием" (Н. Думбадзе); Карлос Бланка – "Канлы күләгәләр" (Г. Боровик); Мәгънәви – "Синең урыныңа кайттым" (Р. Хәмид) һ.б.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

ТАССРның атказанган артисты – 1948 ел. ТАССРның халык артисты – 1956 ел. РСФСРның халык артисты – 1957 ел. СССРның халык артисты – 1975 ел. Халыклар Дуслыгы ордены – 1979 ел.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ.Перов ташбасмаханәсе: 1910.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү