Зәңгәр мәчет
(4нче мәчет (Казан) битеннән юнәлтелде)
Зәңгәр мәчет — Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан тарихи мәчет. Андый атама мәчеткә диварларның төсенә карап бирелгән. 1815—1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов акчаларына төзелә.
Зәңгәр мәчет | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1815 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Казан |
Урын | Иске Бистә |
Хуҗасы | Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте |
Архитектура стиле | классицизм[d] |
Рәсми ачылу датасы | 1819 |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Урам | Сара Садыйкова урамы һәм Фатыйх Кәрим урамы |
![]() |
![]() |
Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600186000 |
Гыйбадәтханә архитектураның классицизм юнәлешенә карый. Архитекторы билгесез. Бина ике катлы, ике заллы. Түбәсендә өч яруслы манара урнаша.
Мәчет 1815—1819 елларда төзелә. 1864 елда Казан сәүдәгәре Г. Мостакыймов үзенең җирен бүлеп биреп, мәчетне киңәйтә. 1907 елда сәүдәгәр Г. Ишмуратов акчаларына михраб өлеше киңәйтелә. 1932 елның 10 мартында мәчет ябыла, 1930 нчы елларда манара сүтелә. Совет чорында мәчет яшәү урыны булып кулланылган. 1993 елдан мәчет торгызыла. 2009 елда аның манарасы кире кайтарыла.
Моны да карагыз Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
Әдәбият Үзгәртү
- Салихов, Р. Р. Исторические мечети Казани / Р. Р. Салихов, Р. Р. Хайрутдинов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.
Сылтамалар Үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары | ||