Сара Садыйкова урамы (Казан)
Сара Садыйкова урамы (рус. улица Сары Садыковой) — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Татарстан урамыннан башланып, Вахитов мәйданына таба сузыла, Габдулла Тукай урамы белән киселештә тәмамлана. С. Сәйдәшев, Әхтәмов, Ф. Фәтхуллин, Ф. Кәрим урамнары белән кисешә. Почта индексы 420021. Татар композиторы, актриса, җырчы Сара Садыйкова (1906-1986) исемен йөртә.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Кисеп үтә |
Татарстан урамы, Фатыйх Кәрим урамы, Әхтәмев урамы, Салих Сәйдәшев урамы, Фәтхуллин урамы һәм Габдулла Тукай урамы |
Тарих
үзгәртүЭлек Нариманов урамының бер өлеше булган. 2006 елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары [1] белән әлеге урамның Татарстан урамыннан башланган өлешенә күренекле татар композиторы, актриса, җырчы Сара Гариф кызы Садыйкова (1906-1986) истәлегенә Сара Садыйкова урамы исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- 3нче йорт — 273нче балалар бакчасы
- 6/22нче йорт — 76нчы мәктәп
- Зәңгәр мәчет (Ф. Кәрим урамы, 19/18)
- 35нче йорт — 289нчы «Алтын ачкыч» балалар бакчасы
- 37нче йорт — Казан финанслар, икътисад һәм информатика институты
- Борнай мәчете (Әхтәмов урамы, 7)
- 45нче йорт — 66нчы балалар бакчасы
- 49нчы йор — «Базилика» кунакханәсе
- «Бахадир» фитнесс
- Казан медик-инструменталь заводы (КМИЗ)
- «Радиоприбор» заводы
- Нәфис-Косметикс комбинаты биналары
Галерея
үзгәртү-
Зәңгәр мәчет манарасы
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары № 511 12.10.2006