Фәрит Фәтхуллин урамы (Казан)
Казаннның Идел буе райунында урнашкан урам
Фәрит Фәтхуллин урамы (рус. улица Фарита Фатхуллина) — Казанның Идел буе районында, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан урам. Ш. Камал урамы белән киселештән башланып, Г. Тукай урамы белән киселештә тәмамлана. Яшьләр, Җитештерү, С. Садыйкова урамнары белән кисешә. Казанда туган Советлар Берлеге Каһарманы хәрби очучы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) исемен йөртә.
![]() | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Идел буе районы |
Кисеп үтә |
Сара Садыйкова урамы, Җитештерү урамы, Яшьләр урамы һәм Шәриф Камал урамы |
ТарихҮзгәртү
Элекке исемнәре — Сабын кайнату урамы (? — 1920-еллар), Әҗем урамы (1914?),[1] Сабынчы (вариант: Сабанчы, 1920-еллар — 1965). Казанда туып-үскән, укыган, «Заря» фабрикасында кондитер ярдәмчесе булып эшләгән Советлар Берлеге Каһарманы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) истәлегенә урам исеме үзгәртелгән.
Игътибарга лаек обьектларҮзгәртү
- Әҗем мәчете
- Ф. Фәтхуллинга багышланган стела
ГалереяҮзгәртү
- Фәрит Фәтхуллин урамы