Фәрит Мөхәммәтҗан улы Фәткуллин (1914 елның 17 марты, Казан, Казан губернасы, Россия империясе1942 елның 27 июле) — совет очучы-ас, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, полк командиры, майор. Советлар Берлеге каһарманы.

Фәрит Фәтхуллин
Туган 17 март 1914(1914-03-17)
Казан, Казан губернасы
Үлгән 27 июль 1942(1942-07-27) (28 яшь)
Волгоград, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Җитештерү урамы[2]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Сталинградское военно-авиационное училище летчиков[d]
Һөнәре офицер, очучы-ас
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1941)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә майор

Тормыш юлы үзгәртү

Фәрит Фәткуллин 1914 елның 17 мартында Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. 1938 елдан СБКФ әгъзасы. Җиде сыйныф һәм фабрика-завод укучылары мәктәбен тәмамлый. 1931—1932 елларда «Заря» фабрикасында кондитер булып эшли.

1932 елдан Кызыл Армиядә. 1934 елда Сталинград хәрби-авиация очучылар мәктәбен тәмамлый.

1939—1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[3].

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1941 елның 15 февраленнән 271 нче истребитель авиация полкы составында полк экипажларын хәрби хәрәкәтләр алып баруга әзерләүдә һәм Төньяк-Кавказ хәрби округының аерым авиация эскадрильясы базасында И-15 бис һәм И-153 самолётларында полк формалаштыруда катнаша. 1941 елның 5 сентябрендә 3 нче авиация эскадрилья составы белән Днепропетровск янындагы Көньяк фронтка китә.

Көньяк-Көнбатыш фронтның 44 нче истребитель авиация дивизиясе идарәсендә эскадрильи командиры капитан Фәрит Фәтхуллин 1941 елның октябренә дошманның гаскәрләрен штурмлау өчен 42 хәрби очыш ясый. Аэродромнарда очучы 17 дошман самолётын юк итә[3].

1942 елның 27 июлендә майор Фәрит Фәткуллин, дошманның өч самолётын бәреп, һәлак була[3].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1941 елның 20 ноябрендәге Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән өчен һәм күрсәткән батырлыгы өчен капитан Фәрит Фәтхуллинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Казанның Идел буе районындагы Сабын кайнату урамының исеме Ф. Фәтхуллин урамы дип үзгәртелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү