Флюра Бикмурзина

радиотапшырулар режиссеры, Татарстанның халык артисты

Флюра Бикмурзина, Флюра (Флура[1]) Габдрахман (Гаптрахман[1]) кызы Бикмурзина (1939 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Салман2023 елның 23 октябре, РФ, ТР, Казан) — актер, телевизия режиссеры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ТРның халык артисты (1993). 1959-1961 елдан ТДАТта; 1961 елдан «Татарстан» ДТРКсында: режиссер ярдәмчесе, режиссер, дирекция режиссеры); бер үк вакытта (1964-1965) «Бергәләп җырлыйк» балалар тапшыруы алып баручысы. «Кеше һәм закон», «Сезнең позициягез», «Пропагандист һәм вакыт» тапшыруларның куючы режиссеры.[2]

Флюра Бикмурзина
Туган телдә исем Флура Габдрахман кызы Бикмурзина
Туган 1 июль 1939(1939-07-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Салман
Үлгән 23 октябрь 2023(2023-10-23) (84 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре режиссер
Җефет Илдар
Балалар Ленар, Тимур
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты - 1993ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре - 1990


« Тарихта эзле шәхес. Флера Абдрахмановна мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш режиссёры, ә мин директоры идем. Ул минем эшемдә генә түгел, шәхси тормышымда да киңәшчем булды. Бер булып эшләдек. Сәяси һәм икътисадый темаларга нинди генә пионер тапшырулар әзерләмәдек. «Атна», «Ислах», «Кыйбла», «Дөнья һәм без» һ.б.лар. Алар югары рейтинглы, тамашачы яраткан тапшырулар булды. Бу уңыш Флера ханым белән генә мөмкин булгандыр. Чөнки үткен, кемгәдер ошамаган фикерләр яңгырый, эзәрлекләүләр дә булды. Флера ханым гел янәшә иде. Кызганыч, ТВ икегә аерылганда аны кактылар, ул сатулашып йөрмәде, ТНВга күчмәде[3][1]
»

Гаиләсе үзгәртү

Илдар (2023 елда вафат[1]) һәм Флюра Бикмурзиннарның ике уллары ― Ленар һәм Тимур бар. Тимур Бикмурзин ― ТНВ телеканалының «7 дней» тапшыруы журналисты [4].

Вафаты үзгәртү

2023 елның 23 октябрендә инсульт сәбәпле вафат булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнгән[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү