Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

татар театры
(ТДАТ битеннән юнәлтелде)

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (рус. Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала) — Казанда урнашкан, татарларның беренче һөнәри театр коллективы Сәйяр нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр.

Галиәсгар Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры

Театр бинасы
Адрес 420021 Татарстан ур., 1
Казан, Татарстан
Нигезләнгән 22 декабрь 1906
Директор Илфир Якупов
kamalteatr.ru

«Сәйяр» чоры

үзгәртү
Төп мәкалә: «Сәйяр»
 
«Сәйяр» артистлары: Г. Мангушев, Г. Кариев, З. Солтанов, К. Тинчурин (1916 ел)

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала.

1907 елның язында Ырынбурда әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» (Фатих Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак «Сәйяр» исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.

Соңрак Нижгарда труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага Габдулла Тукай кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул Мәскәү, Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казакстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.

1918 ел ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мольер, Фридрих Шиллер, Уильям Шекспир, Николай Гоголь, Антон Чехов, Максим Горький, Александр Островский әсәрләрендә Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, В. Мортазин-Иманский, Г. Болгарская (Өммегөлсем Мостафина), Ф. Сәмитова, Б. Болгарский (Габделбарый Фәйзуллин), Ф. Ильская, К. Шамил, З. Солтанов, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Ә. Кулалаев, Г. Мангушев, Камал I (Габдулла Камалетдинов), Камал II (Габдрахман Камалетдинов), С. Байкина, Ш. Шамильский (Шакир Вахитов), Ә. Синяева, С. Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.

1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Ырынбур шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.

1917 елгы революциягә Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.

Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.

Дәүләт театры

үзгәртү

1922 елда асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (мәсәлән, «Аң» труппасыннан) артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К. Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.

19201930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.

1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елның декабрендә К.Тинчурин язган «Зәңгәр шәл» музыкаль драма премьерасы була.

1930 елда театр Мәскәүдә ССРБ халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).

1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер Гомәр Исмәгыйлев театрдан куыла. Актерлардан Мөхтәр Мутин кулга алына.

1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.

Сугыштан соңгы чор

үзгәртү

1956 елның июнендә сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл» кайта. Тагын бер елдан, 1957 елда Театр Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — Ленин орденыны белән бүләкләнә. Х.Әбҗәлиловка ССРБ халык артисты шәрәфле исеме бирелә.

1958 елның апрелендә К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» өчен театрга яңа оешкан Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе тапшырыла.

Хәзерге чор

үзгәртү
  • 1986ның 5 ноябрендә театрның яңа бинасы тантаналы рәвештә ачыла.[1]

Театр директорлары

үзгәртү
 
 
  • Камал театры 1987 ел башына кадәр М. Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли. 1850 елда торак йорт буларак салынган, архитектор Ксаверий Алоизиевич Скаржинский (ru). 1912 елда «Новый театр» бинасы итеп үзгәртеп корылган (архитектор Ф. Р. Амлонг). 1987 елдан ― Тинчурин театры урнашкан бина.
  • 1987 елның гыйнварында «Зәңгәр шәл» спектакле белән театрның Кабан күле буендагы яңа бинасы (Татарстан урамы, 1) ачыла. Проект авторы ― Мөнир Агишев, Казанның баш архитекторы, автордаш ― Георгий Горлышков (Мәскәү). Казан театры проекты берничә Бөтенсоюз премиясе ала. Бина уникаль, бернәрсәгә дә охшамаган. Аны борынгы күлнең якты сулары өстендә йөзә торган кораб белән чагыштыралар. Театр бинасында зур һәм кече тамашачы залы, репетицияләр бүлмәләре һәм иркен фойе урнашкан[4].
  • 1986 елда төзелеп беткән бина 2021 елда «хәзерге театр бинасы заманча таләпләргә туры килми», дип табыла. Июль аенда театрның яңа бинасын төзү өчен урын сайлап алына. Яңа бина проектын сайлау өчен Халыкара архитектура конкурсы үткәрелә.[5]

Театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итәчәк, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. 5-8 катлы бинада дүрт зал була: зурысы 788 урынлы, көнчыгышы (түгәрәге) 242 урынлы, универсаль залда урыннар саны сайланган сценографиягә карап (300гә кадәр урын) үзгәрергә мөмкин һәм камера залына 40 тамашачы сыячак. Анда 544 театр хезмәткәре эшләячәк[6].

Бүләкләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү