Илфир Якупов
Илфир Якупов, Илфир Илшат улы Якупов (1982 елның 25 мае, ТАССР, Яр Чаллы) — мәдәният хезмәткәре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры (2012 елның октябреннән). Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019).
Илфир Якупов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илфир Илшат улы Якупов |
Туган | 25 май 1982 (38 яшь) ТАССР Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | актер, театр директоры |
Балалар | өч баласы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1982 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәренең татар гимназиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2004, М. Сәлимҗанов курсы), Казан федераль университетының квалификация күтәрү буенча бизнес-идарә итү магистры (МВА) курсын (2011) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
2003-2005 елларда ТР мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгече.
2005-2007 елларда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.
2007-2012 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.
2012 елның февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры в. б., октябреннән — театр директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2019 — Муса Җәлил премиясе — «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештырган өчен[1]
Гаилә хәлеҮзгәртү
Өйләнгән, өч бала үстерә.
ӘдәбиятҮзгәртү
- А. Әпсәләмова. Алгебра белән гармониягә ышану. «Идел», 2016 ел, № 12.
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
Элгәре: Шамил Закиров |
Камал театры директоры 2012—... |
Аннары: ' |