Шамил Закиров

Шамил Зиннур улы Закировтатар җәмәгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Шамил Закиров
Шамил Закиров.jpg
Туган телдә исем Шамил Зиннур улы Закиров
Туган 15 март 1945(1945-03-15)
Нарат-Елга, Чистай районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 26 февраль 2012(2012-02-26) (66 яшь)
Казан, Татарстан, РФ
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


Россия байрагы РФ
Әлма-матер Питырбур дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты[d]
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Гаяз Исхакый премиясе (2008)

1945 елның 15 мартында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институтын (хәзер Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. 1979–1985 елларда Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараен җитәкли, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр шурасында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1985 елның 5 февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире. 1998, 2002, 2005 елларда — Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале мөдире.

Озак еллар буенча туплаган төрле телләрдә басылган Коръән китаплары коллекциясен Казан кирмәнендә урнашкан "Кол Шәриф" мәчетенә тапшырган.

2012 елның 26 февралендә вафат була[2][3].

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Элгәре:
Роберт Әбелмәмбәтов
Камал театры директоры
19852012
Аннары:
Илфир Якупов