Петр Сперанский
Петр Сперанский (псевдоним, чын исеме Петр Тихон улы Сенников, рус. Сперанский (Сенников) Петр Тихонович (1891, Казан — 1964, Казан) — театр рәссамы, график, архитектор, Казан Зур драма театрының (1925-1926), М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының (1940-1964), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының (1927-1947) баш рәссамы. ТатАХРР[2] берлегенә (1923) һәм Татарстан АССР рәссамнар берлегенә (1936) нигез салучыларның берсе. ССРБ рәссамнар берлеге (1936), ССРБ архитекторлар берлеге (1935), Бөтенсоюз театр җәмгыяте (1945) әгъзасы. РСФСР (1946) һәм ТАССР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык рәссамы (1949).
Пётр Сперанский Пётр Сенников | |
---|---|
Туган телдә исем | Петр Тихон улы Сенников |
Туган | 1 гыйнвар 1891 Казан |
Үлгән | 13 декабрь 1964 (73 яшь) Казан, |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | рәссам, архитектор, мөгаллим |
Җефет | Любовь Леонид кызы Сперанская-Штейн, рәссам |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1890 елның 20 декабрендә (1891 елның 1 гыйнварында) Казанда туган.
1908-1914 елларда Казан сәнгать укуханәсендә укый. Н. И. Фешин, К.Л. Мюфке, П.П. Беньковларның шәкерте.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1915-1919 Шәһәр театрының (Казан) баш рәссамы.
- 1920-1923 Казан дәүләт сәнгать-технолгия институтында (Югары сәнгать-техник остаханәләре) гражданнар һәм махсус төзелешләр архитектурасы факультетында укый.
- 1921-1931 Казан тире-күн техникумында графика укытучысы.
- 1925-1926 Казан Зур драма театрының баш рәссамы.
- 1926-1930 Казан сәнгать-педагогика техникумында графика укытучысы.
- 1926-1937, (1927-1947) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында баш рәссам.
- 1937-1940 Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (Мәскәү) «Татарстан АССР» павильоны баш рәссамы.
- 1931-1941 Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтының (рус. КИИКС) архитектура кафедрасында өлкән укытучы.
- 1956 Казан нефть сәнәгате инженер-төзүчеләре институтының сызым геометриясе һәм графика кафедрасы доценты.
- 1940-1964 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш рәссамы.
- 1945-1947, 1956-1964 Казан сәнгать укуханәсендә театр сынлы сәнгате һәм композиция укытучысы.
Хезмәтләре
үзгәртү200 дән артык спектакльне, шул исәптән татар театрлары спектакльләрен, бизи. Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша.
Беренче эше — үзе уйнаган театр студиясендә «Демон» спектаклен бизәү.
- 1915 П.П. Беньков белән бергә «Аида» (Д.Верди), «Руслан һәм Людмила» (М. Глинка) спектакльләренә декорацияләр ясый.,
- 1930-1936 «Динамо» стадионы (Казан), «Хезмәт резервлары» стадионы (Казан) проектын ясый.
- 1935 Гостиный дворны (Казан) үзгәртеп коруда катнаша.
- 1937-1940 Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (Мәскәү) «Татарстан АССР» павильонының проектын төзи.
- 1944 «Миңлекамал» спектаклен бизи.
- 1945 «Король Лир» спектаклен бизи.
- 1947, 1954 Пётр Чайковскийның «Пики дамасы» операсына эскизлар төзи.
- 1948, 1953 «Татар халык орнаменты» альбомнары чыга.
- Алексей Бурлай белән берлектә иҗат иткән «ССРБ халыклары дуслыгы» панносын Татарстан АССР хөкүмәте Украина халкына Украинаның Россия белән яңадан кушылуының 300 еллыгы уңаеннан бүләк итә[3].
- 1950 ССРБ ФА филиалы бинасы проекты.
- 1951 «Иван Сусанин» операсы (М. Глинка) эскизларын төзи.
- 1954 Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын бизи.
- 1957 Әнвәр Бакировның «Алтын тарак» балетын бизи.
- 1958 Рәшит Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетына декорацияләр төзи.
- 1952-1969 Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсын бизи.
- 1958 Ж. Бизеның «Кармен» операсын бизи.
- 1959 Пётр Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл» операсын бизи.
- 1963 Р.М. Глиэрның «Бакыр җайдак» балетын бизи.
Казанда туып үскән кеше буларак, казанлыларны яратучы, туган шәһәре Казанны яратучы, татарларны яратучы иде. Рәмзия Такташ
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1939 Хөрмәт Билгесе ордены — Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (Мәскәү) «Татарстан АССР» павильонын бизәгән өчен.
- 1940 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1946 РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1946 Милли театрлар смотр-күргәзмәсендә (Мәскәү) беренче премия.
- 1949 ТАССР халык рәссамы
- 1950 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1957 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/268.pdf
- ↑ Инкыйлаби Россия рәссамнарының Татарстан АССР берлеге
- ↑ Илья һәм Алексей Бурлайларның музей-галереясе сайтында
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980.