Алексей Бурлай
Алексей Бурлай (Алексей Пётр улы Бурлай, русча Алексей Петрович Бурлай) – нәкышчы рәссам, график, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
Алексей Бурлай | |
---|---|
Туган телдә исем | Алексей Петрович Бурлай |
Туган | 29 июль 1918 Арестополь, Покров районы, Днепропетровск өлкәсе, Украина ССР |
Үлгән | 17 июнь 2000 (81 яшь) Волгоград |
Милләт | украин |
Ватандашлыгы | Украина ССР → ССРБ |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | (1960) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1918 елның 29 июлендә Украина ССРның хәзерге Днепропетровск өлкәсе Покров районы Арестополь авылында туган. 2000 елда вафат.
1933 елда Украинаның Запорожье каласы янындагы Карантинка бистәсендәге кирпеч заводында токарь өйрәнчеге.
1938 елда Запорожье авиация техникумын тәмамлап, конструктор булып эшли.
Молотов (Пермь) шәһәрендә, эштән аерылмыйча, сәнгать училищесеның III курсына укырга керә һәм 1940 елда тәмамлый[1].
1948 — 1962 елларда Казанда яши. “Татрәссам” берлегенең, ССРБ Рәссамнар берлегенең әгъзасы (1950). Рәссамнар берлегенең нәкыш секциясе (1951 — 1953), нәкыш һәм рәсем студиясе белән (1954) җитәкчелек итә, Казан сәнгать училищесында укыта (1950 — 1953).
1962 елдан Волгоград шәһәрендә яши.
Бөек Ватан сугышында
үзгәртүБөек Ватан сугышы елларында III Украина фронтының төзекләндерү батальоны командиры; оборона заводында конструктор һәм рәссам булып эшли, «ТАСС тәрәзәләре» («Окна ТАСС») плакатларын чыгара.
Иҗаты
үзгәртү1950 елларда сынлы сәнгатьнең нәкыш өлкәсендә тематик картина жанрын үстерүдә зур роль уйный. Иҗаты белән Татарстан сәнгатендә социалистик реализм алымының үсешенә өлеш кертә[2].
Петр Сперанский белән берлектә иҗат иткән “ССРБ халыклары дуслыгы” панносын Татарстан АССР хөкүмәте Украина халкына “Украинаның Россия белән яңадан кушылуының 300 еллыгы уңаеннан” бүләк итә[3].
Әсәрләре
үзгәртү- «Н.С. Хрущёв Днепрогэсны торгызучылар арасында» (1950), Бөтенрусия күргәзмәсенең (Мәскәү) кызыксындыру премиясе,
- “Каховка ГЭСын төзү” (1951),
- «Коммунизм төзелешендә байрак тапшыру» (1951), Бөтенрусия күргәзмәсенең (Мәскәү) мактаулы дипломы,
- “Курыкты” (1954),
- «А.М. Горький һәм В.В. Стасов И.Е. Репин остаханәсендә» (1954),
- «Нефть разведчиклары» (1957),
- «Нефть чыга башлады» (1953),
- «Туган җир (Советлар Берлеге Каһарманы М.П. Девятаев батырлыгы)» (1961).
1952 елда «Советская Татария» гәҗите өчен хезмәт алдынгыларының портретлары шәлкемен яза: «Надежда Асафова — фанир фабрикасының бригадиры», «1 нче ТЭЦның данлыклы кочегары Әхмәтҗанов», «Ленин исемендәге күн заводының пресслаучысы С. Хәмидуллина» һ.б. «Шәһәр хезмәтчәннәренә — бәрәңге һәм яшелчәләрне күбрәк!», «Терлекчелек җитештерүчәнлеген югарырак күтәрүгә ирешик!» һ.б. плакатлар авторы.
Күргәзмәләре
үзгәртүЗапорожье шәһәрендә узган күргәзмәләрдә (1947 елдан), бөтенсоюз, бөтенрусия («Совет Россиясе»), төбәкара («Зур Идел») һәм Татарстан АССР рәссамнарының республика күргәзмәләрендә катнаша (1950 еллар).
Әсәрләре Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Мәскәүдә, Волгоградта, Красноярскида, Нижгарда, туган ягы Запорожьеда саклана[4].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртүТатарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). РСФСРның атказанган рәссамы.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) — “Беренче нефть” картинасы өчен.
Хәтер
үзгәртүТуган ягы Запорожьеда музей-галереясе эшли[5].
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Елькович Л.Я. Бурлай: Буклет. Л., 1961;
- Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1972. Т. 2.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.