Нурсолтан Назарбаев урамы (Казан)
Нурсолтан Назарбаев урамы (рус. улица Нурсултана Назарбаева) – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.
![]() | |
![]() | |
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган |
|
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Казан, Вахитов районы һәм Идел буе районы |
Халык саны, кеше | 13,430[1] |
Почта индексы | 420049, 420059 һәм 420107 |
Кисеп үтә |
Техника урамы һәм Качалов урамы |
Тарих
үзгәртүУрамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячәйкәсе үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- Завод мәктәбе, 1934 ел (48 нче йорт) — архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- «Тайказан» скульптур композициясе
- Абай Кунанбаев бюсты. 2024 елның 19 октябрендә Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында Абай Кунанбаевка бюст ачылган. Авторы – скульптор, Казакъстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нурбол Калиев. Бюст – Казакъстан хөкүмәтенең Татарстан башкаласына бүләге[2]. Һәйкәлне ачу тантанасында Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева[d], Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б. рәсми затлар катнашкан[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Бюст Абая торжественно открыли в Казани. YouTube https://www.business-gazeta.ru/news/652123 В Казани открыли бюст казахского поэта Абая Кунанбаева. Бизнес-Онлайн, 24.10.2024(рус.)
- ↑ Татарстан һәм Казахстан мәдәният министрлары Абай Кунанбаевка һәйкәл ачты. Татарстан Язучылар берлеге