Постау Бистәсе

(Постау бистәсе битеннән юнәлтелде)

Постау бистәсе, Сукно бистәсе (рус. Суконная слобода) – Казанның тарихи үзәгендә XVIII гасыр башында барлыкка килгән һөнәрчеләр бистәсе.

Постау Бистәсе
 Постау Бистәсе Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Казан күренеше. 1767 ел
 
Покрау чиркәве. 1909 ел

Постау бистәсе Россия патшасы Петр Iнең армия һәм флот өчен постау җитештерә башлау турындагы фәрманы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Постау бистәсе исемен, элекке Свердлов урамы, инкыйлабка кадәр «Георгий» исемле әрмәннәр чиркәве булганы сәбәпле, Георгий урамы дип йөртелгән, (хәзерге Петербург урамы) янәшәсендәге җирлек йөртә. Аның төрле заманнарда «Нугай юлы», «Әрмән бистәсе» исемнәре булган. Анда, башлыча, Кавказ ягыннан килгән әрмән, грузин сәүдәгәрләре, һөнәрчеләре яшәгән.

XVI гасырда бистә җирлегендә кирпеч җитештерүче фабрикалар барлыкка килгәч, салым түләүдән азат ителгән бистә «Кирпеч бистәсе» дип аталып йөртелә башлаган.

1714 елда Россия патшасы Петр I фәрманы белән бистәдә армия хаҗәтләре өчен постау җитештерә башлыйлар. Шар тавында (Калинин урамы) агачтан фабрика биналары салына. Казна кулында булган йон мануфактурасы белән полковник Грузинский җитәкчелек итә. Постау фабригы эшчеләре исәбенә бистә җирлеге киңәя. Ләкин постау җитештерү казнага файдалы булып чыкмый. 1722 елның 12 маенда Казанда кунакта булганда Петр I постау фабригына шәхсән үзе килә. Армия өчен җитештерелә торган постауның сыйфатыннан канәгать булмыйча, патша фабриканы «Сәүдәгәрләр кумпаниясе» дигән оешмага тапшыра.[1] Соңрак, 1724 елның 15 июне фәрманы буенча, эшне Казанның уңышлы сәнәгатькәре Иван Михляев үз кулына ала. Казна фабригын үзенекенә (Батурин урамы, 7) кушкач, Казанда постау мануфактурасы ныгып китә. XVIII гасырның 30нчы елларында биредә драгун һәм солдат мундирлары өчен 3 (кызыл, яшел, зәңгәр) төстәге һиммәтле постау җитештерәләр. Тауарны Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләрендә саталар. Чималны Җаектан, Ырымбурдан, Арча, Чистай өязләреннән китерәләр.

Яңа эшче гаиләләре постау фабригы тирәсенә күченеп килгәч, Казанның Кабан күленә якын урында Постау бистәсе (рус. Суконка) барлыкка килә. 1728 елда Иван Михляев вафат булгач, фабрика аның туганы сәүдәгәр Афанасий Дряблов нәселенә күчә. 17461749 еллардагы янгыннардан зыян күргәч, фабриканы кирпечтән коралар.

1744 елда Казанны Пугачев явы басып алгач, Постау бистәсенә кагылмый, аны яндырмый кала. Бистә эшчеләре аның ягына баса, хәтта Пугачевның үзен яшереп тоталар.

Соңрак бистәдә зур матур йортлар да, кунакханәләр дә, рестораннар да барлыкка килә. Күренекле кешеләрдән бистәдә Мулланур Вахитов туган, язучы Максим Горький, җырчы Федор Шаляпин, сәяси эшмәкәрләр Вячеслав Молотов (Скрябин), Сосо Джугашвили (Сталин) яшәгән. 1833 елда А. С. Пушкин булып киткән.[2]

XIX гасыр ахырында бистәдә 12 мең кеше яшәгәне мәгълүм.

1812 елда 104 станда 100 мең аршын постау җитештерелә. Анда 1 700 эшче эшли.

1714 елдан башлап бистәдә базар (халыктагы исеме «Сорочка базары») эшли.

Постау бистәсе күтәрелешләре үзгәртү

Постау бистәсендә 17141881 елларда постау фабрикасы эшли. Анда эшләүчеләр һәрдаим үз хокуклары өчен көрәшәләр. Эшчеләрне фабрикадан китүдән тыю турындагы (ирекле эшчеләрне крепостной хәленә төшерүче) 1736 елгы Россия патшасы указына каршы 1741 елда 3 айга эш ташлыйлар.

Пугачевның Казан шәһәренә Постау бистәсе ягыннан һөҗүм итәргә ниятләве юкка гына булмый: яу вакытында бистә кешеләре аның ягына чыга, 5 күзәтеп эшләтүчене (рус. мастеровой) үтерәләр , 21 ен яралыйлар. Андрей Яковлев Пугачевның полковнигы булып китә. Яу бастырылгач, бистә халкы каты җәзага тартыла.

1849 елда гына бистә эшчеләренең хокуклары шәһәр кешеләренеке белән тигезләшә.[3]

Хәзерге хәле үзгәртү

 
Сукно бистәсе (метро станциясе)
 
«Метроэлектротранс» офисы һәм метрога керү юлы
 
Баскетбол залы
 
Католик чиркәве

Постау сәнәгате тукталса да, микрорайонда Постау бистәсе исеме сакланып кала. Постау фабригының 1752 елда таштан салынган бинасының (Петербург урамы, 52) бер өлеше сакланып кала. Аңа 1968 елда икенче катны өстәп коралар. Хәзер ул урында Suleiman Palase Hotel бинасы.

Безнең көннәргәчә сакланып калган бина — Постау бистәсенең иң зур гыйбадәтханәсе — сәүдәгәр Михляев акчасына 17311735 елларда тол хатыны Е. И. Дрябкина-Михляева салдырган Изге Рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь) (Туфан Миңнуллин урамы, 21). Чиркәүдә озак еллар (19592012) Курчак театры урнашкан иде.

Рус иске йолалык (староверлар) чиркәвенең 2 гыйбадәтханәсе исән: 1909 елда А. И. Володин һәм Е. И. Новикова акчасына корылган Покрау чиркәве (Иске урам, 17), 1906 елда Гребенщиков акчасына салынган Казан Изге Ана чиркәве (Островский урамы, 81).[4]

Шәһәр үзәгендәге Черек күл буендагы «Чәчәкләр» кибетенең (Лобачевский урамы, 5) хуҗасы — Михаил Квасниковның йорты һәм оранжереясе, теплицалары Постау бистәсендә, хәзерге Нурсолтан Назарбаев һәм Павлюхин урамнары кисешкән почмакта булган. Хәзер анда — Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы бинасы.

Постау бистәсенең үзәге булган Георгий мәйданындагы 1717 елда корылган Георгий чиркәве сакланмаган. Ул урында сквер һәм Карл Маркс бюсты тора.

Постау фабригыннан кала, бистәдә салат җитештерүче һәм шәһәр урамнарын яктырту өчен газ җитештерүче сәнәгать төрләре дә була. Соңгысы «Газ урамы» исемендә сакланып калган.

1910 елда атаклы Шамов хастаханәсенең 3 катлы бинасы (архитектор К. Олешкевич) салына.

1924 елда Постау бистәсендә Россиянең иң эре 10 кәнфит җитештерүче фабрикаларыннан саналган Казанның «Заря» кондитер фабригы ачыла.

Соңгы елларда Постау бистәсендә Казан метрополитены төзү киң җәелдерелә. Назарбаев, Павлюхин, Туфан Миңнуллин, Тихомирнов, Спартак урамнарындагы иске йортлар сүтелә. Метроның беренче тукталышлары 2005 елда Казанның Меңьеллыгына ачылды.[5] «Суконная слобода» тукталышының диварлары бистә күренешләре стилендә бизәлгән.

Шәһәрне үстерү планы буенча, элекке бистә урынында «Постау бистәсе» тыюлыгы барлыкка килергә тиеш иде. Монда күпкатлы йортлар төзелмәскә, ә корыласы йортлар бер-берсеннән архитектурасы белән нык кына аерылып торырга тиеш.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. В. Невельский. Казанские захолустья и трущобы (1867).
  2. Р. Бикбулатов. «Казань и ее слободы».
  3. «История Казани, кн. 1, глава 4.
  4. С. Алишев. «История Татарстана».
  5. Б. Султанбеков. История развития планировки и застройки Казанской Суконной слободы.
  6. А. Фаттахова. Суконка-исчезнувшая история.
  7. «Казан метрополитены» сайты 2009 елның 20 февраль көнендә архивланган.
  8. С. Саначин. Суконная слобода(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани