Вячеслав Молотов

Вячеслав Михаил улы Молотов (чын фамилиясе Скрябин, рус. Вячеслав Михайлович Молотов (Скрябин), 25 февраль (9 март) 1890, Кукарка бистәсе, Яраң өязе, Вятка губернасы8 ноябер 1986, Мәскәү) — совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 19301941 елларда — ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы, ССРБ чит илләр эшләренең халык комиссары, соңрак министры (19391949, 19531956). 1921 елдан 1957 елга кадәр ВКП(б) һәм КПССның иң югары җитәкчеләреннән берсе, Социалистик Хезмәт Каһарманы. ССРБ Югары Шурасы I—IV чакырылышлары депутаты. Сталин репрессияләрне баш оештыручыларның берсе[1].

Вячеслав Молотов
Вазыйфада
19 дикәбер 1930 – 6 май 1941
Аңа кадәр Алексей Рыков
Дәвамчысы Иосиф Сталин
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 март 1890(1890-03-09)
Кукарка, Вятка губернасы, Русия империясе
Үлгән 8 ноябрь 1986(1986-11-08) (96 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Сәяси фирка КПСС (1906 елдан, 1962 елда чыгарылган, 1984дә торгызылган)
Җефет Полина Жемчужина[d]
Балалар кыз Светлана
Белем Санкт-Петербург политехника институтының ике курсы
Сугышлар/бәрелешләр Алман-совет сугышы

Биография үзгәртү

Бала һәм яшь чагы үзгәртү

Вятка губерниясенең Яраң өязендә Скрябиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Атасы — Михаил Прохорович Скрябин, элекке крепостной крестьяннардан приказчиклыкка кадәр күтәрелә. Анасы — Анна Яковлевна Небогатикова бай сәүдәгәр гаиләсеннән була. Гаиләдә ун бала туа (Михаил, Виктор, Николай (ул ук — композитор Нолинский), Зинаида, Владимир, Вячеслав, Сергей), өчесе бала чакта ук үлә.

Мәктәптә укыган чакта Вячеслав Скрябин скрипкада уйный һәм шигырьләр яза торган була.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү