Төп менюны ачу

Молотов һәм Риббентроп килешүе

Молотов пактны имзалый. Артында Риббентроп (һалстук таккан) һәм Сталин торалар

Молотов һәм Риббентроп килешүеССҖБ һәм Алмания арасындагы килешүе. Икенче Бөтендөнья сугышы башлануын тизләтә.

1939 елның 24 августына каршы төндә Алмания тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Һитлер Алманиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана. Килешүгә өстәлгән яшерен беркетмәдә ике диктатор Үзәк һәм Төньяк Аурупа илләрен үзләренең “мәнфәгать төбәкләре” дип игълан итеп, аларны үзара бүлешеп чыга.

1939 елның 28 сентябрь — Молотов һәм Риббентроп килешүе шулай ук Алмания һәм ССҖБ арасында дуслыгы һәм чикләр турында килешү белән ныгытыла (Бөек Ватан сугышы башлавына кадәр гамәлдә торалар).

Эчтәлек

Яшерен беркетмәсеҮзгәртү

Ике илнең тышкы эшләр министры, Молотов һәм Риббентроп исеме белән тарихка кереп калган бу килешү Һитлерның “Польша мәсьәләсен” хәл итүдә кулын чишә. Польшаның көнбатыш беректәшләре, Британия һәм Франция белән сугышырга туры килгән очракта, Һитлер Совет һөҗүменнән курыкмыйча, ике фронтка ярылмыйча эш итү мөмкинлеге ала.

Яшерен беркетмәнең барлыгы баштан ук мәгълүм булса да, аның төгәл эчтәлеге озак вакыт билгесез булып кала. Беректәш илләр алман архивларыннан документның микрофильм өлгесен тапканчыга кадәр.

Совет ягы бу документны озак еллар ялган дип килә, 1989 елга кадәр аның булуын кире кага. Тагын өч елдан гына Русия бу рәсми беркетмәне архивыннан чыгара.

ХәтерҮзгәртү

Бу гамәлләрне онытмас өчен, 2009 елның 2 апрель көнендә Аурупа берлеге парламенты 23 август көнен Бөтенаурупа сталинизм һәм нацизм корбаннары хәтер көне буларак игълан итә.[1].

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү