Сәләм Алишев
Сәләм Алишев (Сәләм Хатыйп улы Алишев) — тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Сәләм Алишев | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәләм Хатыйп улы Алишев |
Туган | 20 март 1929 ТАССР Чистай кантоны Шәрбән авылы |
Үлгән | 23 июнь 2015 (86 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Гадел Кутуй, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | тарихчы-галим |
Балалар | 3 улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] (1989) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1929 елның 20 мартында ТАССР Чистай кантоны (хәзерге ТР Аксубай районы) Шәрбән авылында туган. Хəзерге Норлат районына кергəн Яңа Əлмəт авылында үсә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган (1951). Тарих фәннәре кандидатлыгына (1968), докторлыгына (1990) диссертацияләр яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- Югары уку йортын тәмамлагач (1951), Лаеш районы Татар Сараланы авылында мәктәптә укыта, директор, Югары Ослан районында мәгариф бүлеге башлыгы була.
- 1963 елда (34 яшендә) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасына (җитәкчесе Е.И. Чернышев) укырга керә.
- Аспирантурадан соң, әлеге институтта эшкә кала: кече фәнни хезмәткәрдән тарих бүлеге мөдире (1990-1997) вазифасына кадәр үсә.
- 1998-2011 елларда ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлегендә баш гыйльми хезмәткәр.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүС.Х. Алишев – XVI гасырның икенче яртысы – XX гасырның башындагы Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе халыклары тарихы, Казан тарихы, татар халкының социаль һәм милли изүгә каршы көрәше тарихы буенча зур белгеч.[2]
Чыганакларны өйрəнү методикасын булдырган галим. 18 монография һәм китап авторы, 250 дән артык фәнни мәкалә бастырган. Гыйльми эшендә татар һәм рус чыганакларын иркен куллана. Г. Ибраһимов (VII том), Газиз Гобәйдуллин («Тарихи сәхифәләр ачылганда», 1989), К. Насыйриларның тарихи хезмәтләрен бастыруга әзерли, Идел һәм Урал буенда Пугачев явы турында татарча документларны нәшер итүдә катнаша.
Казан ханлыгының архивы, бай хан китапханəсе 1552 елда ук юкка чыкканнар. Алишев исə бу дəүлəт тарихын тикшерүдə, төрле якларга сибелгəн-чəчелгəн, инде күптəн юкка чыккан документаль кыйпылчыкларны җыеп, тулы бер комплекс барлыкка китерə алды. Аларны, хəтта, бер аерым җыентык итеп чыгарды. Һади Атласи, Михаил Худяков һəм кайбер башка тарихчыларның бу өлкəдəге эшлəрен лаеклы дəвам итте.[3]
Китаплары
үзгәртү- Урта Идел буе татарлары Пугачев явында. Казан, 1973.
- Каһарман бабайлар, Казан, 1976.
- Үткәннәр эзеннән. Казан, 1986.
- Урта Идел буе халыкларының тарихи язмышы. XVI г. – XX г. Башы. М.,1990.
- Казан һәм Мәскәү: XV- XVI гасырларда дәүләтара багланышлар. Казан, 1995.
- Азатлык өчен газаплы юл. Казан: Фән, 1999.
- Борынгы төрки дөнья. Казан: Форт-диалог, 2001.
- Тарихчылар. Татар халкы. Казан: Форт-диалог, 2000.
- Башкорт феномены. Казан, 2002.
- Казан ханлыгы чоры татарча чыганаклар. Казан, 2002
- Казан ханлыгы тарихыннан. Казан, 2003.
- Казан тарихы турында тулаем. Казан: Раннур, 2005, тиражы 20 мең.
- Татар тарихчылары. Казан: ТКН., 2006.
- Болгар-Казан һәм Алтын Урда багланышлары. XIII-XV гг.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
- «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» медале.
- «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы» медале.
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
Кызыклы факт
үзгәртүС.Х. Алишевның Урта Иделне Рус дәүләтенә кушу темасына язылган беренче докторлык диссертациясен (1978) Мәскәүдә Тарих институтында үткәрмиләр. 1990 елда «Урта Идел буе халыкларының тарихи язмышы. XVI г. – XX г. башы» темасына икенче диссертация әзерләп, якларга мәҗбүр була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Төрки-татар дөньясы сайтында
- ↑ Индус Таһиров. Дустым турында бер-ике фикер
- ↑ Гыйльми хезмәтләре исемлеге (1999-2006), archived from the original on 2012-06-22, retrieved 2015-07-15
Чыганаклар
үзгәртү- С.Х. Алишев. Биобиблиография (төзүчеләре С. Шәмси, И. Мөлеков, Р. Галләм). Казан, 1999.
- Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. Казан, 2010.ISBN 978-5-94981-155-9