Шамов хастаханәсе

Шамов хастаханәсе (рус. Больница Шамовская) – Казанда сәүдәгәр Яков Филипп улы Шамов (1833-1908) акчасына төзелгән хастаханә. Бина төзелеше 1907 елда башлана, 1910 елда төгәлләнә. Казанның таулы ягында, калкулыкта урнашкан. Төп фасады белән бина көньякка карап тора. Агач һәм куаклар каплаган чокырлар белән уратып алынган булган.
Бинада озак елллар (2008 елга кадәр) Казан медицина институтының (1969 елдан Ә. Терегулов исемендәге) 1нче шәһәр клиник хастаханәсе эшли. Җөмһүрият әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

Шамов хастаханәсе
рус. Шамовская больница
Ә. Терегулов исемендәге 1нче шәһәр клиник хастаханәсе
Нигезләү

1907

Ликвидация
реставрация

2008

Шамов хастаханәсе
Шамов хастаханәсе. 2008 ел
Спа-отель. Проект
Я.Ф. Шамов

Тарих үзгәртү

Беренче гильдия Казан сәүдәгәре, 1879 елдан Казан шәһәр думасы гласные, иске йолалык (старовер) динен тотучы Яков Филипп улы Шамов 1906 елда (күп санлы гөнаһларын йолу максатында) чиркәү төзергә уйлый[1]. Үзенең табиблары Грачев һәм Комлев белән киңәш-табыш иткәндә, табиблар аны хастаханә төзеп, исемен мәңгеләштерергә өндиләр. Я.Ф. Шамов булачак хастаханәнең бер бүлекчәсе староверлар өчен булу шартын куя. Төзелеш өчен һәм хастаханәне җиһазлау өчен 200 мең сум акча бүлеп бирә.

Я.Ф. Шамов 1908 елның 30 ноябрендә вафат булгач, аның тол хатыны Аграфена (Агриппина) Хрисанф кызы (кыз фамилиясе Фомина)бинаны төзеп бетерү өчен өстәмә акча бүлә. Аның соравы буенча бинаның фронтонына «Шәһәрнең Шамов хастаханәсе» дигән алтын язу беркетелә.

1910 елның 25 апрелендә хастаханәне тантаналы ачуда Казан губернаторы Михаил Стрижевский, шәһәр башлыгы, Казан хәрби округы башлыгы, шәһәр зыялылары катнаша. Казан шәһәр думасы карары белән бина «Яков Филипп улы һәм Аграфена Хрисанф кызы Шамовлар исемендәге шәһәр хастаханәсе» дип атала.

Октябрь инкыйлабыннан соң йогышлы чирләр хастаханәсе разряды ала[2].

Ватандашлар сугышы вакытында хастаханәгә ядрәләр тиеп, бина урыны белән җимерелә, соңрак төзәтелә.

1920 елның 20 сентябреннән терапия, хирургия, күз бүлекләре булган Икенче совет хастаханәсе.

1921 елдан Казан университеты медицина факультетының рәсми клиник базасы булып хезмәт итә.

1969 елда хастаханәгә күренекле табиб Әбүбәкер Терегулов (1885-1968) исеме бирелсә дә, шәһәр халкы, гадәтләнгәнчә, «Шамов хастаханәсе» дип йөртүен дәвам итә.

2008 елда Ә. Терегулов исемендәге 1нче шәһәр клиник хастаханәсе авыруларны кабул итми башлый, бина ремонтка ябыла[3][4].

2012 елда Малайзиянең Aliran Adaman (AliranIdamasInc) кунакханәләр ширкәте белән бинаны кунакханә итеп үзгәртеп кору турында беренчел килешү төзелә[5][6].

2014 елда Төркиянең Rixos кунакханәләр челтәре бинаны «5 йолдызлы» кунакханә итеп үзгәртеп кору проектын тәкъдим итә.

2016 елда бинаны 9 катлы (берничә каты җир астында булачак) спа-отель итеп кору тәкъдиме кабул ителә[7]

Бина үзгәртү

Архитектор К.С. Олешкевич проекты буенча модерн стилендә кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы бина. Тау битендә үскән бакча (элекке Осокин әрәмәсе, соңрак Фрунзе паркы) хастаханәне керү һәм чыгу юлындагы, бина белән бер үк вакытта һәм бер үк стильдә кызыл кирпечтән төзелгән капкалар белән бердәм комплекска берләштерә. Хастаханә территориясенә керү юлы Айвазовский (элекке Аркылы Икенче тау һәм Аркылы Өченче тау) урамыннан. Юл парк аша уза һәм таудан Калинин (элекке Өченче тау) урамына төшә.

Иганәче (Шамов Я.Ф.) фамилиясенең беренче хәрефе буенча хастаханә планда (өстән караганда) «Ш» хәрефенә охшап тора. Беренче катка өстәп, веранда булып хезмәт итүче яссы түбәле янкормалар корылган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү