Төп менюны ачу

Сергей Саначин, Сергей Павел улы Саначин (рус. Сергей Павлович Саначин, 1948 елның 10 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — архитектор, «Казгражданпроект» институты ААҖ Казанның генераль планын әзерләүче үзәкнең проектлар баш архитекторы, Татарстанның атказанган архитекторы, ССРБ (РФ) архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы (1981 елдан). Архитектор Павел Алексей улы Саначинның (19181984) улы.

Сергей Саначин
С.П.Саначин.jpg
Туган телдә исем Сергей Павлович Саначин
Туган 10 октябрь 1948(1948-10-10) (70 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия РФ
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре архитектор
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТР атказанган архитекторы
Сайт sanachin.sp@gmail.com

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1948 елның 10 октябрендә Казанда архитектор Павел Саначин гаиләсендә туган. Казан мөһәндис-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлаган. «Казгражданпроект» институты ААҖ Казанның генераль планын әзерләүче үзәкнең проектлар баш архитекторы вазифасын башкара.

Мөстәкыйль рәвештә һәм авторлар коллективы эчендә төзегән кайбер проектлары:

  • Казанның Ленин бакчасын үзгәртеп кору проекты (1982)
  • «Горки-3» (1979), Зур Кылык (1982) торак районнарын планлаштыру проектлары
  • «Яшьләр торак комплексы»нда (рус. МЖК) төзелеш эшләре алып бару проекты (1988)
  • Казанның генераль планы концепциясе (1995)
  • Казанда җир кишәрлекләрен бәяләү (1997, 1999)
  • Казанның шәһәр төзелеше уставы (1998)
  • Казанда төзелеш алып бару һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә зонинг (1998)
  • Казанның тузган торак фондын юкка чыгару һәм тузган торак кварталларын яңадан кору программасы (архитектура-планлаштыру һәм икътисадый бүлекләре, 1999)
  • Казанның генераль планын эшләү хокукына конкурс проекты («Шәһәрара конккурс», 2002)
  • Биналарны арендалау бәясенең күләмен билгеләү буенча Казан территориясен социаль-икътисадый зоналаштыру (2003)
  • Казан муниципаль берәмлегенең генераль планы (2007) һ. б.

Иҗтимагый эшеҮзгәртү

  • Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау дәүләт контроле идарәсе каршындагы фәнни-методик реставрация шурасы әгъзасы.
  • Казанның шәһәр төзелеше шурасы әгъзасы
  • Казанның тарихи-архитектура җирлеге объектларын саклау һәм сүтү мәсьәләләре буенча шәһәр комиссиясе әгъзасы
  • Казан кирмәне гыйльми шурасы әгъзасы.

Шәһәр төзелеше тарихы буенча эзләнүләр алып бара, әлеге темага кырыклап басылган хезмәте һәм фәнни докладлары бар.

КитапларыҮзгәртү

  1. «Экскурс в архитектурную жизнь советской Казани. Иллюстрированное повествование на стыке истории и градостроительства в 1918 - 1991 годах». Казань, 2015[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү