Төп менюны ачу

Павел Саначин, Павел Алексей улы Саначин (рус. Павел Алексеевич Саначин, 1918 елның 12 июле, РСФСР, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Бөрсет1984 елның 5 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — РСФСР атказанган архитекторы (1975), Бөек Ватан сугышында катнашучы. ТАССР Төзелеш буенча дәүләт комитеты (Госстрой) рәисе (1979—1984).

Павел Саначин
П.Саначин.jpg
Туган телдә исем Павел Алексеевич Саначин
Туган 12 июль 1918(1918-07-12)
РСФСР, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Бөрсет
Үлгән 5 май 1984(1984-05-05) (65 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре архитектор
Балалар улы Сергей (1948), архитектор
Бүләк һәм мөкәфәтләре Богдан Хмельницкий ордены Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
РСФСР атказанган архитекторы
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png П. А. Саначин проектлаган һәм төзегән Казан биналары.

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1918 елның 12 июлендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Бөрсет бистәсендә урманчы гаиләсендә туган. 1925 елны Саначиннар гаиләсе Казанга күченә. Казанның 1нче урта мәктәбендә, электротехника һәм авиация техникумнарында укый. 1939 елда «мөһәндис-төзүче» белгечлеге буенча Казан коммуналь һәм сәнәгый төзелеш мөһәндисләре институтын (соңрак КИСИ, төзелеш академиясе) тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Казан авиация заводын төзүче 14нче трестта эшли башлый. Бераздан хәрби хезмәткә чакырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында гаскәрне елгаларны кичү өчен күперләр белән тәэмин итүче мөһәндис бүлгесендә хезмәт итә. Сугыш юлларын 1942 елда взвод командиры булып башлап, Праһада батальон командиры урынбасары булып, капитан дәрәҗәсендә тәмамлый. III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены, Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Казанга кайта һәм ТАССР министрлар шурасы каршындагы архитектура эшләре буенча идарәгә эшкә урнаша. 19521962 елларда «Татпроект» проектлау конторасы баш архитекторы. Бер үк вакытта 19561962 елларда ССРБ архитекторлар берлегенең Татарстан оешмасы идарәсе рәисе. КИСИда студентларга белем бирә. 19621979 елларда ТАССР министрлар шурасы төзелеш һәм архитектура эшләре буенча идарәсе (1979 елдан ТАССР төзелеш эшләре буенча дәүләт комитеты, рус. Госстрой) башлыгы. Вафатына кадәр әлеге комитет башлыгы вазифасында була.

Төзегән проектларыҮзгәртү

 
Казанның Үзәк стадионы

П. А. Саначин җитәкчелегендә Яшел Үзән (1948—1953), Бөгелмә (1950—1956), Лениногорск (1950, автордаш Р. М. Мортазин), Чистай (1951, автордаш Р. М. Мортазин), Әлмәт (1951, автордаш Р. М. Мортазин), Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләре, Казанның үзәге һәм районнарын төзү генераль планнары әзерләнә һәм тормышка ашырыла. Саначинның төзегән проектлары исәбендә: «Татэнерго» бинасы (1953), ТАССР ВДНХ комплексы (1955—1957), ветеринария институты биналары (1955—1961, Г. И. Солдатов белән берлектә), Казанның Үзәк стадионы (1960), КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасы (1962), Пушкин урамы буенча 3нче, 5нче, 7нче санлы йортлар һ. б.

ХәтерҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 208нче биттә