Изге Рух иңү чиркәве (Казан)
Изге Рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь) — Казанның Вахит районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан праваслау дине гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1731-1735 елларда төзелә, 1832-1833 һәм 1897 елларда үзгәртеп төзелә; 1931 елда ябыла, чиркәү бинасы клуб (1950-елларга кадәр), торак йорт (1950-1970-еллар) һәм курчак театры (1950-еллар-2011) итеп файдаланыла; 2011 елда кире Рус праваслау чиркәвенә кайтарыла.
чиркәү | |
Ил | Русия |
шәһәр | Казан, Туфан Миңнуллин урамы, 21 |
Дин | праваслау дине |
Мәхәллә | Казан епархиясе |
Бина төре | чиркәү |
Төзелеш еллары | 1731—1735 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |