Татарстан митрополиясе

Татарстан митрополиясе (рус. Татарстанская митрополия) — Татарстан территориясендә Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгына караучы митрополия. Изге Синод тарафыннан 2012 елда булдырылган. Казан, Әлмәт һәм Чистай епархияләрен берләштерә.

Татарстан митрополиясе
Баш фатир 420111, РФ, ТР, Казан, Миславский ур., 15/9
Нигезләнгән 6 июнь 2012
Епископ Кирилл (Наконечный)
tatmitropolia.ru
Благовещение соборы (Казан)

Тарих үзгәртү

1934 елның 12 мартындагы өлкә преосвященстволары турындагы нигезләмә нигезендә, 1917—1918 елларда Поместный соборның митрополит округлары турындагы карарын үтәү йөзеннән, Вакытлы Патриарх Изге Синоды берничә епархия составында чиркәү өлкәләрен оештыра, шул исәптән Татарстан АССР чикләрендә үзәге Казан булган митрополия оештырыла. Митрополияне бетерү датасы төгәл билгеле түгел. Бу 1943 елда епископ кафедраларын үзгәртеп кору вакытында булырга мөмкин.

2012 елның 6 июнендә Изге Синод карары белән Казан һәм аннан бүлеп чыгарылган Әлмәт һәм Чистай епархияләре составында Татарстан митрополиясе төзелә[1]. Татарстан митрополиясе башлыгы "Казан һәм Татарстан митрополиты" титулына ия.

Митрополия Рус православие чиркәве епархия идарәсенең яңадан төзелә башлаган өч баскычлы структурасы оешуга ярашлы булдырыла.

Епархияләр үзгәртү

Әлмәт епархиясе үзгәртү

2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.

Казан епархиясе үзгәртү

Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.

Чистай епархиясе үзгәртү

Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының административ чикләрендә мәхәлләләрне берләштерә.

Митрополия башлыклары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү