Кирилл (Наконечный)

РПЧ митрополиты

Митрополит Кирилл, тугач бирелгән исеме Михаил Василий улы Наконечный (рус.  Михаил Васильевич Наконечный; 1961 елның 15 мае, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Верхнечусовские Городки) — Рус православие чиркәве эшлеклесе, 2020 елдан Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы.

Митрополит Кирилл
[[Файл:|180pxpx|Митрополит Кирилл]]
архиепископ Кирилл. Переславль-Залесский, 2004
Казан һәм Татарстан митрополиты
2020 ел
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Феофан (Ашурков)
Екатеринбург һәм Югары Тура митрополиясе башлыгы
2011 ел — 2020 ел
Элгәре: Викентий (Морарь)
Варис: Евгений (Кульберг)
Ярославль һәм Ростов епархиясе башлыгы
2002 ел — 2011 ел
Элгәре: Михей (Хархаров)
Варис: Пантелеймон (Долганов)
 
Туганда исем
оригиналда:
Михаил Васильевич Наконечный
Туу: 15 май 1961(1961-05-15) (62 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Верхнечусовские Городки
Рухани дәрәҗәсен алу: епископ
Монах булу: 25.10.1980
Епископлык хиротониясе: 15.03.1996
 
Бүләкләр:

Дуслык ордены (РФ) Почет ордены (РФ)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 15 маенда Пермь өлкәсе Верхнечусовские Городки бистәсендә эшче гаиләсендә туган. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлаган.

1980 елда Кирилл исеме алып, монахлыкка күчкән. Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборында хезмәт итә башлаган. 1981 елда иеромонах саны бирелеп, Владимир өлкәсе Александров шәһәренең Изге Троица соборы клеркы була. 1982—1984 елларда Владимир өлкәсе Киржач шәһәре Изге Николай храмының, 1984 елдан Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборы настоятеле булып хезмәт итә.

1986 елда Мәскәү руханилар семинариясен читтән торып тәмамлаган.

1987 елдан Молдавия епархиясендә: Кишинёв шәһәренең Феодоро—Тирон кафедраль соборы настоятеле.

1989 елдан Тула епархиясендә: Тула митрополиты секретаре, 1995 елдан Тула шәһәренең Изге Николай храмы настоятеле. 1998 елдан епископ, Тула епархиясе викарие[1]. 1999—2000 елларда Тула шәһәренең Барлык изгеләр кафедраль соборы настоятеле. 2001 елдан Тула руханилар семинариясе ректоры[2].

2002 елдан Ярославль һәм Ростов епискобы (2003 елдан архиепископ). 2006—2007, 2009—2011 елларда Ярославль руханилар семинариясе ректоры [3].

2011 елның 27 июленнән Екатеринбург һәм Югары Тура архиепискобы, 2011—2015 елларда Екатеринбург руханилар семинариясе ректоры. 2011 елның 6 октябрендә Екатеринбург һәм Югары Тура митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә, 8 октябрендә митрополит саны бирелә[4].

2020 елның 8 декабрендә Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә[5]. Казан руханилар семинариясе ректоры в. б.[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү