Казан руханилар семинариясе

Казан руханилар семинариясе, Казан православие руханилары семинариясе (рус. Каза́нская духо́вная семина́рия, Казанская православная духовная семинария) — Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе югары дини уку йорты.

Казан православие руханилары семинариясе
рус. Казанская православная духовная семинария
Эшләү еллары 1723—1921; 1998—х. в.
Ректор Феофан (2015—2020)
Кирилл (2020 елдан в.б.)
Адрес 420036, Татарстан Республикасы, Казан, Челюскин урамы, 31 а
Сайт kazpds.ru

1723 елда нигезләнгән, 1921 елда ябылган. 1998 елның 17 июлендә яңадан торгызылган[1].

Тарих үзгәртү

Инкыйлабка кадәрге чор үзгәртү

1723 елда Казанда әрхәрәй мәктәбе ачыла.

Күпчелек башка дин кешеләре яшәгән Казан епархиясенең урнашу үзенчәлеге митрополит Тихонны дини мәктәпкә күптән түгел генә православие диненә күчкән башка диндәге гаиләләрнең балаларын җәлеп итүгә этәргән. Алар, уку йортын тәмамлаганнан соң, үзләренең әле православие динен кабул итмәгән милләттәшләре арасында агарту эшенә хезмәт итәргә тиеш була.

1733 елда славян-латин мәктәбе, Казан архиепискобы Иларион (Рогалевский) эшчәнлеге нәтиҗәсендә, бирегә беренче укытучыларны да җибәргән Киев руханилар академиясе үрнәге буенча семинария итеп үзгәртелә. Семинариядә риторика, фәлсәфә һәм дин белеме, ә XVIII гасыр ахырында — тарих, география, математика һәм яңа телләр укытыла.

1797 елда семинария ул чор рухында югары дини курслы академия итеп үзгәртелә; җирле ихтыяҗ булу сәбәпле монда татар теле дә укытыла.

Александр I патшалык иткәндә Казан архиепискобы Амвросий (Подобедов) катнашында семинариягә халык училищелары өчен хупланган яңа укыту методикасы кертелә.

Мәгарифне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, 1818 елның 21 сентябрендә Казан руханилар академиясе ябылган, Казанда бары тик Санкт-Петербург руханилар академиясе алдында җаваплы булган семинарияне генә калдыру күздә тотыла.

Академияне яңадан ачу 1842 елда башта Спас монастыренда, аннары шәһәр читендәге махсус бинада башкарыла.

Революциядән соң ябыла.

Бина үзгәртү

1734—1742 елларда төзелгән ике катлы бина. 1862—1865 елларда архитектор Павел Солнцев проекты буенча үзгәртеп төзелгән.

Семинарияне торгызу (1990-еллар) үзгәртү

1997 елның 17 июлендә Изге Синод карары буенча 2 ел уку срогы белән яңа бинада Казан руханилар училищесы ачыла[2].

1998 елның 17 июлендә Казан руханилар училищесы Изге Синод карары белән семинария итеп үзгәртелә.

Семинарияне уңышлы тәмамлаучылар Казан руханилар академиясенә кабул ителә.

Гомосексуаль җәнҗал үзгәртү

2013 елның декабрендә семинариядә студентларның семинария җитәкчелеген җенси бозыклыкта гаепләү белән бәйле шикаятьләре буенча Рус православие чиркәвенең уку комитетыннан протоиерей Максим Козлов җитәкчелегендә инспекция тикшерү үткәрә[3]. Протодиакон Андрей Кураев мәгълүматларына караганда, берничә студент комиссиягә содомия фактларын актив раслаган, ә аз санлы 5 курс студентлары дәшмичә калган. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча, семинария проректоры, Татарстан митрополиясе матбугат секретаре игумен Кирилл (Илюхин) эшеннән азат ителгән[4].

Кирилл (Илюхин) Казан семинариясеннән эштән киткәннән соң, Тверь епархиясе штатына Тверь дәүләт университетының(рус.) теология кафедрасы мөдире урынына чакырылган. Әмма, шау-шу кубу сәбәпле, аны кафедра мөдире итеп билгеләү турындагы карар гамәлдән чыгарыла[5].

Семинариянең калган җитәкчеләре, шул исәптән уку эшләре буенча проректор иеромонах Филарет (Кузьмин)[6], студентларга карата җенси бозыклыкта гаепләнүгә карамастан, үз вазифаларында калган. Протодиакон Андрей Кураев фикеренчә, бу Чистай епискобы посты өчен көрәш белән бәйле, әлеге вазифага игумен Кирилл һәм иеромонах Филарет дәгъва иткән[7].

Протест йөзеннән, 2014 елның гыйнварында семинариядән филология кафедрасында доцент булып эшләгән филология фәннәре кандидаты, Татарстанда чиркәү-славян теле(рус.) буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Мария Новак, шулай ук илаһият һәм фәлсәфә кафедрасында чагыштырма дин белеме укыткан Валерий Матросов эштән китә[8].

2014 елның мартында Татарстан митрополиты Анастасий вакытлыча эштән азат ителә[9].

Ректорлар үзгәртү

Кафедралар үзгәртү

  • Дин гыйлеме (илаһият) һәм фәлсәфә кафедрасы
  • Библеистика кафедрасы
  • Гомуми һәм чиркәү тарихлары кафедрасы
  • Чиркәү-гамәли фәннәр кафедрасы
  • Филология кафедрасы
  • Исламны өйрәнү кафедрасы
  • Чиркәү җырчылары һәм музыкасы кафедрасы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История Казанской Духовной Семинарии. әлеге чыганактан 2012-02-19 архивланды. 2009-12-05 тикшерелгән.
  2. Заседание Священного Синода 17 июля 1997 г. : Russian Orthodox Church, archived from the original on 2018-01-05, retrieved 2020-11-20 
  3. * Виктор Баранец, Елена Чинкова За что же уволили протодиакона-блогера Кураева? // Комсомольская правда, 03.01.2014
  4. Игумен Кирилл (Илюхин) 2014 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган. (биография).
  5. В штат Тверской епархии приняли игумена, изгнанного из Татарстанской митрополии за домогательства до семинаристов // «Тверское информационное агентство», 23.12.2013
  6. Иеромонах Филарет (Кузьмин), archived from the original on 2014-02-01, retrieved 2020-11-20 
  7. Прокуратура проверит «гомоигумена» в Казанской семинарии // Lenta.ru, 21.01.2014.
  8. Из Казанской семинарии начали увольняться преподаватели 2014 елның 19 февраль көнендә архивланган. // Regnum, 31.01.2014
  9. Митрополит Анастасий временно отстранен от руководства Казанской семинарией // ИА REGNUM, 14.03.2014
  10. Руководство. Педагогический (научно-педагогический) состав)(рус.)