Чистай епархиясе

Татарстан митрополиясе епархиясе

Чистай епархиясе (рус. Чистопо́льская епархия) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Татарстан митрополиясе составындагы епархиясе. Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарының административ чикләрендә мәхәлләләрне берләштерә[2].

Чистай епархиясе
Чиркәү Рус православ чиркәве
Чиркәү бүлгеләре 10
Баш фатир 422980 ТР, Чистай ш., К. Маркс ур., 67
Нигезләнгән 6 июнь 2012[1]
Епископ Пахомий (Брусков)[d]
chistopol-eparhia.ru
Чистайның кафедраль Никольский соборы

Тарих үзгәртү

1899 елның мартында Изге Идарә итүче Синод тарафыннан Казан епархиясе составында махсус Казан руханилар академиясе ректорлары өчен Чистай викарийлыгы оештырылган. Чистай епископлары Казан епархиясенең беренче викарийлары булып исәпләнгән[3]. 1935 елдан гамәлдә булмый.

2012 елның 6 июнендә Изге Синод тарафыннан Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә тапшырылган мөстәкыйль Чистай епархиясе оештырыла[2].

Епископлар үзгәртү

Чистай викарийлыгы
Чистай епархиясе

Епархия төзелеше үзгәртү

Благочиниеләр үзгәртү

Епархия 10 благочиниегә бүленгән.

Бүлекләре үзгәртү

Епархия идарәсе составында 8 бүлек эшли:

  • чиркәү химаячелеге һәм социаль хезмәт итү буенча,
  • дини белем һәм катехизислаштыру буенча,
  • төрмәләрдә хезмәт итү буенча,
  • яшьләр белән эш буенча,
  • миссионерлык бүлеге,
  • казаклар белән мөнәсәбәтләр буенча,
  • гаилә, ана һәм бала мәнфәгатьләрен яклау буенча,
  • мәгълүмат-нәшрият бүлеге

Епархия чиркәү суды гамәлдә (рәисе — протоиерей Димитрий Чурашов — Изгеләрдән изге Аллаһ Анасы япмасы чиркәве приходы настоятеле (Ширәмәт).

Епархия секретаре — иерей Сергий Морковкин.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү