Яңа Чишмә

һәм

Яңа Чишмә
Нигезләнү датасы 1610
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Рус дәүләте
Нәрсәнең башкаласы Яңа Чишмә районы[1] һәм Новошешминское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Новошешминское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423190
Commons-logo.svg Яңа Чишмә Викиҗыентыкта

Яңа Чишмә (рус. Новошешминск) — Татарстанда урнашкан авыл, Яңа Чишмә районының административ үзәге.

ГеографияҮзгәртү

Яңа Чишмә Чишмә елгасы ярында, Казан шәһәреннән 197 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

ТарихҮзгәртү

1610 елда нигезләнгән.  

Тарихи мәгълүматларга караганда , Яңа Чишмә районы җирлегендә беренче торак пунктлар 16 йөз ахыры 17 йөз башында барлыкка килгән. Инде 1652 елда ук Чишмә елгасының уң як ярында, Кама артын күчмә халыклардан саклау өчен, ныгытма төзелә.

Яңа Чишмәнең тирә-ягында урнашкан Петропавловка,Екатериновка, Черемухово, Архангельск торак пунктлары слобода дип атала.Чөнки анда төрле түләүләрдән азат ителгән, дәүләт хезмәте яки хәрби хезмәт башкаручы йомышлы кешеләр яшәгән.Соңыннан алар-укчылар, гвардиячеләр, казаклар һәм шляхтичлар (поляклар) “пахотный солдат” дип аталучы аерым катлау барлыкка китерәләр. Алар рекуртлыктан азат ителәләр һәм аерым очракларда гына хезмәткә чакырылалар.

Тирә-якта калын урманнар, анда җәнлек-җанварларның күп булуы йортлар төзергә, тире эшкәртеп сатарга мөмкинлек бирә.Чишмә елгасының, тирә яктагы күлләрнең балыкка бай булуы балык промыселының үсешенә китерә.Икмәк үстерү, мал үрчетү өчен дә әкренләп урманнарны кисә башлыйлар.

1859 елда 540 хуҗалыктагы халык саны 2979 кеше була, ә 1910 елда бу сан 6 мең кешегә җитә. 1917 елгы вакыйгалар алдыннан Яңа Чишмәдә 2 земство мәктәбе,(шәһәр һәм бистәнеке) 2 чиркәү, 10 сәүдә ноктасы, лавкалар, 3 тимерчелек алачыгы, 4 май атлагыч, 3 су тегермәне, 2 йон теткеч, тире эшкәртү пункты, төзәтү-тегү, аяк киеме тегү, таш эшкәртү остаханәләре, кирпеч лабазлары була.

Яңа Чишмә өяз идарәсе үзәге була.Анда барлык авыл эшләре өяз писаре һәм старшинасы тарафыннан башкарыла.Ә барлык эчке тәртип мәсьәләләре авыл җыенында хәл ителә.[2]

ХалыкҮзгәртү

1897[3] 1959[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
4 527 2 439 3 478 4 576 4 561

Милли состав (2002): руслар — 56,5%, татарлар — 36,0%, чуашлар — 4,7%.[8]

ШәхесләрҮзгәртү

МәдәниятҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО
  2. “На засечной черте”-издательство”По городам и весям”, Казань, 2007.
  3. Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
  7. http://www.bankgorodov.ru/place/inform.php?id=15864
  8. 2002 ел сан алу базасы