Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее (рус. Краеведческий музей Новошешминского района) — Татарстанның Яңа Чишмә районы үзәге Яңа Чишмә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яңа Чишмә районы тарихы белән таныштыра.

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яңа Чишмә районы
Урын Яңа Чишмә
Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 2012
Урын 423190 ТР, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә, Заливная ур.,4.
Директор Анатолий Михаил улы Холин
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиалы үзгәртү

Тарих үзгәртү

2012 елның 1 декабрендә Яңа Чишмә халык иҗаты һәм көнкүреше музееның филиалы буларак ачыла. Район мәдәният йортының икенче катында урнаша. 2014 елдан — мөстәкыйль музей [1]. Музейны ачу максаты: район тарихы белән бәйле көнкүреш әйберләрен һ. б. туплау, районның XXII гасырларга караган борынгы һөнәрчеләр авылы урынында барган археологик казу эшләре вакытында табылган көнкүреш әйберләре җыелмасы белән таныштыру.

Экспонатлар үзгәртү

Гомуми мәйданы — 211, 3 кв. м. Музей фондында 986 саклау берәмлеге экспонат саклана: рәсем сәнгате, нумизматика (тимер акча, медаль, значоклар), археологик табылдыклар (Наратлык шәһәрлеге тимер казылмалары), документлар, китаплар, гамәли сәнгать эшләнмәләре, көнкүреш һәм этнография әйберләре (йортта тукылган сөлгеләр).

Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечен хәрби хәрәкәтләрендә катнашучылар турында материаллар, солдат көнкүреше әйберләре, фоторәсемнәр, истәлек китаплары, районда фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр турында материаллар урын алган.

Күргәзмәләрдә Рус-төрек сугышы(рус.), Октябрь инкыйлабы, Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары чоры фоторәсемнәренең һәм документларының төп нөсхәләре урын алган.

Төбәктә яшәүче халыклар тормышына, көнкүрешенә аерым бүлек багышланган.

Экспозициядә авыл тарихы, керәстиян йорты, ССРБ оешу тарихы, 19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тасвирлана.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Туган як тарихы. Туган як тарихы, халык һөнәрләре һәм мәдәни традицияләр белән танышу
  • Гомуми экскурсия
  • Җиңү проспекты. Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы көрәшкән якташлар

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү