Икенче Казан ирләр гимназиясе

Казанның икенче ирләр гимназиясе (рус. Вторая Казанская мужская гимназия) — Казанда 1853 елның августында нигезләнгән уку йорты. Казанның үзәгендә, Болакның сул ярында, Сул як Болак белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан. Хәзер бинада Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге (элекке Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты) эшли[1] .

Икенче Казан ирләр гимназиясе
Эшләү еллары

18351917

Ябылган:

1917

Төре:

югары мәктәп (гимназия)

Адресы:

Русия империясе байрагы Казан, Сул як Болак урамы, 48/1

Тарих үзгәртү

 
Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге

1835 елның августында, Россия империясендә мәгариф реформалары башлану нәтиҗәсендә, Казанда ир балалар өчен икенче гимназия ачыла. Ачылу тантанасында Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевский (1792-1856) катнаша. Гимназиянең беренче директоры итеп фортификация һәм артиллерия белгече, 1835 елда өяз училищесынә әйләнгән Казан халык училищесы директоры Михаил Львов (?-1844) билгеләнә. Беренче ирләр гимназиясеннән аермалы буларак, укучы балалар гимназиядә торып укымый, ә өйләреннән йөреп укый торган була. Укучыларга маскарад, клуб, трактир, кофейня, бильярд уйный торган бина ише урыннарга йөрү катгый тыела. Театрга бәйрәм көнне инспектор озатуында гына бару рөхсәт ителгән. Гимназиядә кырыс тәртип урнаштырылу сәбәпле, ун ел эчендә (1875-1885) 693 укучы баланың 508е гимназиядән куылган.

1860 елда гимназиядә җир үлчәүче-таксатор сыйныфлары ачыла. 1863 елдан теләүчеләр өчен физика һәм математикадан ачык лекцияләр курсы укыла башлагач, гимназия «халык университеты»на әйләнә.

1915 елда гимназия башка урынга күчерелә, бинасында Солдат йорты ачыла. Анда 1917 елның ноябрь-декабрендә солдат шуралары депутатларының II округ корылтае уза. Корылтай эшендә 138нче запастагы җәяүле гаскәр полкының командиры В.И. Чапаев (1887-1919) та катнаша.

1919-1920 елларда бинада татар запас батальоны урнаша. 1919 елның июнендә шунда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы Камил Якуб (1894-1919) үтерелә.

Бераз вакыт бинада Үзәк эшче клубы эшләп ала, ә совет елларында бинада Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәп урнаша. Бу мәктәптә ир балалар белән кыз балалар бергә укый. Гимназиядә эшләгән соңгы директорларың берсе А.С. Мильград (?-1973) җитәкчелегендә мәктәптә музей ачыла.

1977 елда 2нче мәктәп ябыла, бинада Казанның Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты урнаша. Хәзер Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге эшли.

Бина үзгәртү

1835 елның августында гимназия Зур Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы университет ректоры йортында (хәзер Дәүләт банкы урнашкан урында) ачыла.

1838 елның сентябрендә хәзерге Сул як Болак урамы белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан кирпечтән салынган бинага күчерелә. Әлеге бина шәһәр хакимияте тарафыннан гимназия өчен йорт хуҗасы Киселевтан махсус сатып алынган. 1847 елда бина ике катлы итеп үзгәртеп корыла, антресоле һәм подвалы барлыкка килә. 1874 елда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча бинага (йорт чиркәве дә урын алган) ике катлы янкорма (озынлыгы 50 м) өстәлә. Бинаның үзәк өлеше шома фронтоны белән аерылып тора. Икенче кат тәрәзәләре беренче кат тәрәзәләренә караганда биегрәк, үзәк өлештә тәрәзә өсте áрка формасындагы сандрик белән бизәлгән.

Гимназиядә укыганнар үзгәртү

Гимназиядә ил, республика тарихында һәм мәдәниятендә зур урын алачак шәхесләр укып чыга.

1967 елда бина диварына Н.Э. Бауман хөрмәтенә истәлек тактасы куелган.

Әдәбият үзгәртү

  1. Гвоздев П. Историческая записка о второй Казанской гимназии. К., 1876.
  2. Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895.
  3. Кузьмин В.В., Смыков Ю.И., Халиков А.Х. Казань. Путеводитель. К., 1977.
  4. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  5. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү