Николай Лобачевский

Николай Иван улы Лобачевский (1792— 1856) — рус математигы, евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче, әлеге геометрия математикада аксиоматиканың роле турындагы күзал­лауны үзгәртә һәм чагыштырмалылык теориясен эшкәрткәндә мөһим роль уйный. Шулай ук матема­тик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. Ул югары дәрәҗәдәге алгебраик тигезләмәләрне чишү­нең якынча методын эшкәрткән. Беренче тапкыр дөнья тарихында 5-нче Евклид пастулаты (параллель сызыклар турында) шик астында куйган, Евклид түгел яки Лобачевский геометриясе булдырган. Лобачевский геометриясе нигезендә Альберт Эйнштейн "Гомуми чагыштырмалылык теориясе" һәм "Бердәм кыр теориясе" иҗат иткән.

Николай Иван улы Лобачевский
Lobachevsky 03 crop.jpg
Туган телдә исем рус. Николай Иванович Лобачевский
Әйтелеш
Туган 1 декабрь 1792(1792-12-01)
Түбән Новгород
Үлгән 24 февраль 1856(1856-02-24) (63 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты[1]
Яшәгән урын Казан университеты риктыры йорты[2]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан Император университеты
Җефет Varvara Alexeyevna Moiseyeva[d]
Гыйльми дәрәҗә: табигый фәннәр магистры[d] (1811)
Nikolay Lobachevsky signature.jpg

Commons-logo.svg Николай Иван улы Лобачевский Викиҗыентыкта

1811-46 елларда Казан дәүләт университетында, 1827-46 ректор, профессор (1822). 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдəмчесе. К. Гаусс медаленә лаек була (1856, вафатыннан соң). Хезмəтлəре геометрия, әлҗәбер, астрономия, механика һəм физика, ихтималлык теориясенә карый.

Айдагы бер кратер һəм бер кечкенə планета Лобачевский исеме белəн атала. Лобачевский исемендəге халыкара бүлəк булдырыла (1895).

ХәтирәҮзгәртү

 
Лобачевский кабере
  • Казан Дәүләт Университеты янында 1896 елның 1 сентябрьдә Николай Лобачевскийгә һәйкәл ачылган иде.
  • Казан шәһәре үзәгендә һәм башка шәһәрләрдә Лобачевский исемендәге урамнары бар.
  • Лобачевский исемендәге Казан Университеты фәнни китапханәсе
  • Лобачевский исемендәге Казан Университеты каршындагы лицее
  • 2016 ел ахырында КФУда музее ачыла.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү