Гыйльме җәбер[1] яки А́лгебра (tat. lat. Ğıylme cäber(үле сылтама), гарәп. الجبر, «әл-җәбер» — бәйләнеш, торгызу сүзеннән) — математиканың бер бүлеге, аны арифметиканы дөемләштерү һәм киңәйтү дип атап була.

Алгебра
Сурәт
Видео
... хөрмәтенә аталган Китаб аль-джебр ва-ль-мукабала[d]
CIP коды 27.0102
 Алгебра Викиҗыентыкта

Алгебра риязият фәненең бер бүлеге, санлы системаларның дөем үзлекләрен, хәреф тамгалары кулланып төзелгән тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишүнең дөем ысулларын өйрәнә. Баштарак хәрефле аңлатмалар, хәрефләрдән торган формулаларны үзгәртү гыйлеме буларак үскән. XVII гасыр ахыры - XIX гасыр баштарында алгебра, беренче чиратта, тигезләмәләр турасындагы фән булып формалаша. Хәзерге заман алгебрасы үзлекләре рациональ саннарны кушу һәм кабатлау гамәлләренә азмы-күпме дәрәҗәдә охшаган төрле тәбигатьле объектлар системасын өйрәнә. Андый гамәлләр - җәбри гамәлләр дип, алар буйсына торган кануннар аксиомалар дип атала. Кагыйдә буларак, аксиомалар һәндәсә, математик анализ, физика, алгебраның уз мәсьәләләрен чишкәндә барлыкка килә. Ул җәбри гамәлләре билдәләнгән системаларны үзлекләренә карап классификациялый һәм шул системаларны тәбигый рәвештә барлыкка килгән төрле мәсьәләләрне өйрәнә.

Алгебра бүлекләре үзгәртү

Алгебраны түбәндәге бүлекләргә бүлеп була:

Җәбри системалар үзгәртү

«Алгебра» сүзе шулай ук төрле җәбри системалар атамаларында кулланыла:

Этимология үзгәртү

Бу төшенчә беренче тапкыр 825 елда Урта Азия галиме Әл-Хәрәзминең хезмәтләрендә очрый.

Әдәбият үзгәртү

  • Б. Л. ван-дер Варден. Алгебра. М.: Наука, 1979
  • С. Ленг Алгебра. М.: Мир, 1968

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җәбер* ис. 2) Алгебра. Җәбри с. 2) Алгебраик. http://garap-farsy.narod.ru/jjaa.htm

Шулай ук карагыз үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Башкорт Википедиясендәге «Алгебра» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.