Николай Бауман
Николай Бауман (рус. Николай Эрнестович Бауман) — Россия революционеры, РСДРП-ның большевистик бүлеге эшлеклесе.
Николай Бауман | |
---|---|
Туган телдә исем | Николай Эрнест улы Бауман |
Туган | 17 май 1873 Казан |
Үлгән | 31 октябрь 1905 (32 яшь) Мәскәү |
Үлем сәбәбе | баш җәрәхәте[d] |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Яшәгән урын | Муса Җәлил урамы, 16/5[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | инкыйлабчы, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүАлман чыгышлы обойлар остасы гаиләсендә туган.[2]
2-нче Казан гимназиясендә белем алган. 1891—1895 елларда — Казан ветеринария институты студенты, уку вакытында марксистик һәм народниклар әдәбияты белән шөгыльләнә башлаган. Диплом алгач, ул Сарытау губернасының Яңа Бурасы авылына эшкә китә. Анда ул үзеңә полиция күз күременә эләгә һәм Петербургка китәргә мәҗбүр була. 1891—1897 елларда — «Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы»-ның әгъзасы. 1897 елда кулга алына һәм 22 айга Петропавел крепостена ябыла.
1899 елда Вятка губернасына сөрелә, шул ук елда чит илгә качып китә. 1901 елда, Ленин йөкләмәсе буенча Мәскәүгә кайта, РСДРП Мәскәү комитеты әгъзасы була. 1903 елдан Мәскәү большевситик оешмасының һәм партиянең ҮКның җитәкчесе. Шул ук елда кулга алынган, әмма чит илгә качып киткән.
1903 елның декабрендә Россиягә кире кайта. 1904 елның июльдә кулга алына һәм 16 айга Таганка төрмәсенә ябыла.
1905 елның 18 октябрендә демонстрация вакытында карагруһчы Михальчук тарафыннан үтерелә.
Истәлек
үзгәртү- Казанның тарихи үзәгендә Бауман исемен йөртүче урам бар.
- 1967 елда Н. Э. Бауман исемендәге 2-нче урта мәктәп (хәзер Казанның Вахитов районы балалар иҗаты үзәге) бинасы (Сул як Болак урамы, 48/1) диварына истәлек тактасы куелган.
Галерея
үзгәртү-
Бауман кабере. Ваганьково зираты, Мәскәү