Төп менюны ачу

Валериан Васильев(таулы чирм. Ӱпымарий — псевдоним) (1883-1961) — мари халкының беренче галиме, профессоры, этнограф, филология фәннәре докторы.

Валериан Васильев
Туган телдә исем Валериан Михайлович Васильев
Туган 13 гыйнвар 1883(1883-01-13)
Уфа губернасы, Бөре өязе, Сусады-Ябалак а.
Үлгән 2 май 1961(1961-05-02) (78 яшь)
Йошкар-Ола
Милләт мари
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан руханилар семинариясе[d]
Һөнәре язучы
Эш бирүче Мари тел, әдәбият һәм тарих институты[d]

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Тумышы белән ул Яңавыл районының Сусады-Ябалак авылыннан. Валериан (тәүге исеме — Демьян) Михайлович 1883 елның гыйнварында туа. Туган авылы Сусады-Ябалакта башлангыч белем ала. Дүрт сыйныф укыганнан соң, укытучылар, малайның белемгә омтылышын һәм сәләтен күреп, аның әтисенә улын арытаба да укытырга тәкъдим итәләр. Әмма ата кеше улын хуҗалыкта, үзе янында күрергә тели. Шулай да якын туганнарының берсе Демь­янны үз улы белән бергә Уфага ике класслы училищега укырга илтә. Укуын тәмамлап, Демьян авылына кайта, арытаба уку турында планнар кора. Әмма әтисе аны Бөре өязе Чыравыл авылына писарь итеп эшкә урнаштыра. Малайның укуга теләге шултиклем көчле булып чыга ки, 1898 елда ул әтисенең рөхсә­теннән тыш Бөре шәһәренә китә һәм укытучылыкка укырга керә. Әмма анда чукынмаганнарны укырга алмыйлар, шуңа күрә Демьянга чукыну обряды үтәргә туры килә, шулай итеп ул Валерианга әйләнә. 1902 елда кулына таныклык алып, Валериан Васильев Бөре өязенең Мүзәк авылында эшли башлый. Биредә ул бер ел эшли һәм 1903 елда Казан дини семинариясенә укырга керә. Аннан соң Казан музыка училищесын тәмамлый.

1907 елда Валериан Михайлович Казан хатын-кызлар мәктәбендә мари теле укыта башлый. Шул ук вакытта мари мәктәпләре өчен уку әсбаплары әзерләү комиссиясендә тәрҗемәче булып эшли, мари телендә календарьлар чыгаруда зур тырышлык сала. 1907-1910, 1913, 1914, 1920 елларда чыккан календарьларны төзүчеләрнең берсе була. Үзе фольклорга битараф була, ул төзегән календарьларда мари җырлары, мәкаль­ләре, әкиятләре, табышмаклары күп урын ала. Яшь педагог мәгариф эш­лә­ренә ныклап тотына һәм мари телендә беренче уку әсбапларын чыгаруга ирешә, үзенә “Упымарий” (Уфа марие) дигән псевдоним ала. Мари мәктәпләре өчен әлифбалар, туган тел китаплары төзү өстендә эшли. Шул ук вакытта тынгысыз шәхес археологлар белән хезмәт­тәшлек итә башлый. Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте яшь галимнең хезмәтен югары бәяли һәм 1908 елда үз сафларына ала.

Үзе зур хезмәтләр авторы булып торса да, югары белем алу теләге ташламый Валериан Васильевны. 1913 елда, утыз яшьтә булуына карамастан, ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә, биредә ул бик күп мари җырларын яздыра һәм аларны өйрәнүгә күп тырышлык сала.

1917 елда ул Казан педагогия институтында мари теле укыта башлый, шул ук вакытта Казан укытучылар семи­на­риясендә дә эшли. 1917-1918 елларда чык­кан беренче мари гәзитенең (“Ӱжара”) мөхәррире була, биредә ул үзенең мари язмасының транскрипциясе буенча фәнни эшен бастыра.

1918 елда Казан педагогия институты коллегиясе тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә Валериан Васильев мари кафедрасын җитәкли башлый. Тынгысыз шәхес туган халкына хезмәт итүен дәвам итә. Аның мари лексикографиясе, сүзлекләре дөнья күрә. Барлык зыялы шәхесләр кебек үк, утызынчы елларда Валериан буржуаз милләтчелектә гаепләнә, күп сорау алулар аша үтә, шунлыктан хәтта яшәү урынын да алыштырырга туры килә.

1937 елдан алып аның тормышы Мари фәнни-тикшеренү институты белән бәйле. Ул үзен кайда гына сынамый: тел өйрәнү, фольклористика, этнография, музыка, әдәбият, тәрҗемә... Аның тик­шеренү эшләре фин һәм венгр халыкларында киң таралу алган. Ул Финляндия фәнни академиясе каршындагы фин-угыр халыклары җәмгыятенең мактаулы әгъзасы исемен йөртә. Мари халкына күрсәткән хезмәте югары бәяләнеп, 1957 елда Валериан Васильевка филология фәннәре докторы дигән исем бирелә. 1906 елдан алып В. Васильев тарафыннан 250дән артык фәнни мәкалә бастырыла, мари лингвистикасы буенча 30га якын фәнни эше дөнья күрә. Моннан тыш, 1919-23 елларда ул мари җырларын туплап, ноталары белән бергә бастырып чыгара.

Мари халкының бөек улы 1961 елда вафат була, ул Йошкар-Олада җирләнгән.

ИстәлегеҮзгәртү

Мари фәнни-тикшеренү институты В. Васильев исемен йөртә.

1997 елда туган авылында аның йорт-музее ачылу — бөек шәхеснең хезмә­тенә югары бәя булып тора. Музей ачу турындагы карар 1992 елда Йошкар-Олада мари­ларның өченче съездыннан соң кабул ителә. Шул чорда бөек шәхесне бүләк иткән кечкенә мари авылына Финляндия, Венгриядән, шулай ук Йошкар-Оладан зур-зур делегацияләр килә башлый. Алар Валериан Михайловичның тормыш юлы белән кызыксына.

ЧыганакларҮзгәртү