Молдова
Молдова Республикасы (Молдова; рум. Republica Moldova/Република Молдова, Moldova/Молдова) — Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Шигарь | Discover the routes of life |
---|---|
Башкала | Кишинёв |
Халык саны | 2 603 813 (2022, бәя) |
Нигезләнгән | 27 август 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | румын теле |
География | |
Мәйдан | 33,843.5 км² |
Координатлар | 47.25°N 28.51667°E |
MDA | |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Майя Санду |
Хөкүмәт башлыгы | Дорин Речан |
Икътисад | |
ТЭП | 13 692 миллион US$ (2021), 14 421 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Молдова лее |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.256 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.767 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 71.61 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 26 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[7] |
Телефон коды | +373 |
ISO 3166-1 коды | MD |
ХОК коды | MDA |
Интернет домены | .md |
2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).[13]
Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле[14].
Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.
География
үзгәртүЧиктәшлек
үзгәртүЯк | Дәүләт |
---|---|
Төньяк, көнчыгыш һәм төньяк | Украина |
Көнбатыш | Румыния |
Молдова Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.
Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.
Кырый нокталар
үзгәртү- Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.)
- Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.)
- Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.)
- Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)
Файдалы казылмалар
үзгәртүИзвестьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.
Климат
үзгәртүКлимат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5…22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.
Гидрография
үзгәртүБарлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.
Тарих
үзгәртүXIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.
1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.
XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.
1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.
1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.
1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 1989—1992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.
1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.
Халык
үзгәртүМилли состав
үзгәртүХалык | 1959[15] | 1970[16] | 1979[17] | 1989[18] | 2004,[19] Молдова |
2004,[20] ДМР |
2004, Барлык | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с.1 | % | К. с.2 | % | К. с.2 | % | |
молдаваннар | 1 886 566 | 65,4% | 2 303 916 | 64,6% | 2 525 687 | 63,9% | 2 794 749 | 64,5% | 2 564 849 | 75,8% | 177 382 | 31,9% | 2 742 231 | 69,6% |
украиннар | 420 820 | 14,6% | 505 730 | 14,2% | 560 679 | 14,2% | 600 366 | 13,8% | 282 406 | 8,3% | 160 069 | 28,8% | 442 475 | 11,2% |
руслар | 292 930 | 10,2% | 414 444 | 11,6% | 505 730 | 12,8% | 562 069 | 13,0% | 201 218 | 5,9% | 168 678 | 30,4% | 369 896 | 9,4% |
гагаузлар | 95 856 | 3,3% | 124 902 | 3,5% | 138 000 | 3,5% | 153 458 | 3,5% | 147 500 | 4,4% | 4 096 | 0,7% | 151 596 | 3,8% |
румыннар | 1 663 | 0,1% | 1 581 | ~0,0% | 1 657 | ~0,0% | 2 477 | 0,1% | 73 276 | 2,2% | ? | ? | ~73 276 | ~1,9% |
болгарлар | 61 652 | 2,1% | 73 776 | 2,1% | 80 665 | 2,0% | 76 005 | 2,0% | 65 662 | 1,9% | 13 858 | 2,5% | 79 520 | 2,0% |
башкалар | 124 990 | 4,3% | 143 694 | 4,0% | 137 338 | 3,5% | 52 485 | 1,4% | 48 421 | 1,4% | 31 264 | 5,6% | ~79 685 | ~2,0% |
барлык | 2 884 477 | 100,0% | 3 568 873 | 100,0% | 3 949 756 | 100,0% | 4 335 360 | 100,0% | 3 383 332 | 100.0% | 555 347 | 100.0% | 3 938 679 | 100.0% |
Дин
үзгәртүАКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[21]. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [22].
Административ-территориаль бүленеше
үзгәртүИсем | Үзәк | Мәйдан (км²) |
Халык саны (2011) |
Халык тыгызлыгы |
ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Анений Ной районы (Raionul Anenii Noi/Районул Аннений Ной) | Анений Ной | 892 | 83,100 | 93.2 | 45 |
Басарабәска районы (Raionul Basarabeasca/Районул Басарабяска) | Басарабәска | 295 | 29,200 | 99.0 | 10 |
Бричени районы (Raionul Briceni/Районул Бричень) | Бричени | 814 | 75,300 | 92.5 | 39 |
Каһул районы (Raionul Cahul/Районул Кахул) | Каһул | 1,546 | 124,800 | 80.7 | 56 |
Кантимер районы (Raionul Cantemir/Районул Кантемир) | Кантимер | 870 | 62,800 | 72.2 | 51 |
Калараш районы (Raionul Călăraşi/Району Кэлэрашь) | Калараш | 753 | 78,800 | 104.6 | 54 |
Кэушени районы (Raionul Căuşeni/Районул Кэушень) | Кэушени | 1,163 | 92,300 | 79.3 | 48 |
Чимишлия районы (Raionul Cimişlia/Районул Чимишлия) | Чимишлия | 923 | 61,700 | 66.8 | 39 |
Криулени районы (Raionul Criuleni/Районул Криулень) | Криулени | 688 | 73,100 | 106.2 | 43 |
Дондушени районы (Raionul Donduşeni/Районул Дондушень) | Дондушени | 645 | 45,100 | 70.0 | 30 |
Дрокия районы (Raionul Drochia/Районул Дрокия) | Дрокия | 1,000 | 90,100 | 90.1 | 40 |
Дубэсари районы[23] (Raionul Dubăsari/Районул Дубэсарь) | Дубэсари | 309 | 35,200 | 113.9 | 15 |
Единец районы (Raionul Edineţ/Районул Единец) | Единец | 933 | 82,900 | 88.9 | 49 |
Фэлешти районы (Raionul Făleşti/Районул Фэлешть) | Фэлешти | 1,073 | 92,600 | 86.3 | 76 |
Флорешти районы (Raionul Floreşti/Районул Флорешть) | Флорешти | 1,108 | 90,000 | 81.2 | 74 |
Глодени районы (Raionul Glodeni/Районул Глодень) | Глодени | 754 | 61,900 | 82.1 | 35 |
Хынчешти районы (Raionul Hînceşti/Районул Хынчешть) | Хынчешти | 1,484 | 122,000 | 82.2 | 63 |
Яловени районы (Raionul Ialoveni/Районул Яловень) | Яловени | 783 | 99,100 | 126.5 | 34 |
Леова районы (Raionul Leova/Районул Леова) | Леова | 775 | 53,800 | 69.4 | 39 |
Ниспорени районы (Raionul Nisporeni/Районул Ниспорень) | Ниспорени | 630 | 66,800 | 106.0 | 39 |
Окница районы (Raionul Ocniţa/Районул Окница) | Окница | 597 | 56,100 | 94.0 | 33 |
Орһей районы (Raionul Orhei/Районул Орхей) | Орһей | 1,228 | 125,900 | 102.5 | 75 |
Резина районы (Raionul Rezina/Районул Резина) | Резина | 621 | 52,600 | 84.7 | 41 |
Рышкани районы (Raionul Rîşcani/Районул Рышкань) | Рышкани | 936 | 70,000 | 74.8 | 55 |
Сынҗерей районы (Raionul Sîngerei/Районул Сынӂерей) | Сынҗерей | 1,033 | 93,400 | 90.4 | 70 |
Сорока районы (Raionul Soroca/Району Сорока) | Сорока | 1,043 | 100,400 | 96.3 | 68 |
Стрэшени районы (Raionul Străşeni/Районул Стрэшень) | Стрэшени | 730 | 91,300 | 125.1 | 39 |
Шолдэнешти районы (Raionul Şoldăneşti/Районул Шолдэнешть) | Шолдэнешти | 598 | 43,300 | 72.4 | 33 |
Штефан-Водэ районы (Raionul Ştefan-Vodă/Районул Штефан-Водэ) | Штефан-Водэ | 998 | 71,900 | 72.0 | 26 |
Тараклия районы (Raionul Taraclia/Районул Тараклия) | Тараклия | 674 | 44,200 | 65.6 | 26 |
Теленешти районы (Raionul Teleneşti/Районул Теленшть) | Теленешти | 849 | 74,200 | 87.4 | 54 |
Унгени районы (Raionul Ungheni/Районул Унгень) | Унгени | 1,083 | 117,400 | 108.4 | 74 |
Муниципийлар
үзгәртүИсем | Үзәк | Мәйдан (км²) |
Халык саны (2011) |
Халык тыгызлыгы |
ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Бэлци (Bălţi/Бэлць) | Бэлци | 78 | 148,900 | 1909.0 | 3 |
Бендер (Bender/Бендер)[8] | Бендер | 97 | 101,000 | 1041.2 | 2 |
Кишенәү (Chişinău/Кишинэу) | Кишенәү | 635 | 789,500 | 1243.3 | 35 |
Автономияле территорияләр
үзгәртүИсем | Үзәк | Мәйдан (км²) |
Халык саны (2011) |
Халык тыгызлыгы |
ТП саны |
---|---|---|---|---|---|
Гагаузия (Găgăuzia/Гэгэузия) | Комрат | 1,832 | 160,700 | 87.7 | 35 |
Днестр сулъягы (Stînga Nistrului/Стынга Ниструлуй)[8] | Тирасполь | 4,163 | 518,700 | 124.6 | 147 |
Икътисад
үзгәртүИкътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.
Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).
Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Днестр буе Молдавия Республикасы контроле астында
- ↑ Factbox: Who is new Moldovan Prime Minister Dorin Recean?
- ↑ Национальное бюро статистики Республики Молдова. По данным на 1 января 2012 года. Без населения непризнанной Приднестровской Молдавской Республики (левобережья Днестра и муниципия Бендеры)
- ↑ 11,0 11,1 IMF staff estimates, World Economic Outlook Database, April 2012
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013-03-14). әлеге чыганактан 2014-07-08 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
- ↑ http://www.statistica.md/public/files/Recensamint/Recensamintul_populatiei/vol_1/1_Toate_recensaminteleRne_ro.xls
- ↑ Молдова Республикасы Конституциясе. Статья 13, 1 нче пункт, archived from the original on 2013-07-30, retrieved 2012-11-05
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=4
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=9
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=9
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=9
- ↑ http://www.statistica.md/pageview.php?l=ru&idc=295
- ↑ http://pop-stat.mashke.org/pmr-ethnic-loc2004.htm
- ↑ Europe: Moldova. 2019 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган. cia.gov, 5.02.2020(ингл.)
- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Өлешчә — Днестр буе Молдавия Республикасы контроле астында
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|