Майя Санду

Молдова сәясәтчесе

Майя Санду, Майя Григорий кызы Санду (молдав. Maia Sandu, 1972 елның 24 мае, ССРБ, Молдавия ССР, Фалешты районы, Рисипень) — Молдова сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, икътисадчы. Молдавия байрагы Молдова президенты (2020 елның 24 декабреннән)[1]. Молдова мәгариф министры (2012—2015). Молдова премьер-министры (2019 елның 8 июненнән 12 ноябренә кадәр).

Майя Санду
Молдова президенты
Вазыйфага керешкән
2020 елның 24 декабре
Аңа кадәр Игорь Додон
Молдова премьер-министры
Вазыйфада
2019 елның 8 июне – 2019 елның 12 ноябре
Аңа кадәр Павел Филип
Дәвамчысы Ион Кику
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 май 1972(1972-05-24) (51 яшь)
ССРБ, Молдавия, Фалешты районы, Рисипень
Сәяси фирка PAS
Әни Эмилия Санду
Әти Григорий Санду
Белем Молдова икътисад белеме академиясе;
Гарвард университетының Джон Ф. Кеннеди исемендәге идарә итү мәктәбе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1972 елның 24 маенда Молдавия ССР Фалешты районы Рисипень авылында туган. Молдова икътисад белеме академиясен тәмамлаган (1994). Молдова президенты каршындагы дәүләт идарәсе академиясендә халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнгән (1995—1998). Гарвард университетының Джон Ф. Кеннеди исемендәге идарә итү мәктәбен тәмамлаган (2010). Инглиз, румын, рус, испан телләрен белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1994 елның 1 июленнән Молдова икътисад министрлыгы тышкы икътисади элемтәләр департаментының Европа берлеге һәм Кара диңгез бассейны илләре белән хезмәттәшлек бүлеге баш белгече.

1996 елның июненнән халыкара икътисади оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Баш идарәнең консультанты.

1997—1998 елларда халыкара икътисади оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Баш идарә башлыгы урынбасары.

1999—2005 елларда Бөтендөнья банкының Кишиневтагы вәкиллеге икътисадчысы, 1998—1999 елларда консультанты.

2005—2006 елларда Молдова икътисад министрлыгында макроикътисад сәясәте һәм үсеш программалары буенча Баш идарә директоры.

2007 елның март—сентябрендә БМОның Молдованы үстерү программасы кысаларында программа координаторы.

2007—2009 елларда үзәк публик идарәнең реформа буенча төп консультанты.

2010—2012 елларда Бөтендөнья банкы башкарма директоры киңәшчесе.

2012 елның 24 июленнән 2015 елның 30 июленә кадәр — Молдова мәгариф министры.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2015 ел азагында «Майя Санду / белән / адым яса» сәяси хәрәкәтен булдыра, соңрак PAS фиркасе. 2016 елның 16 маенда Майя Санду фирка рәисе итеп сайлана.

2016 елның 30 октябрендә узган президент сайлауларының икенче турында Игорь Додонга җиңелә (52,11 % : 47,89 %).

2020 елның 1 ноябрендә узган президент сайлауларының беренче турында сайлаучыларның 36,16 % тавышын җыеп, икенче турга үтә (икенче урын алган илнең гамәлдәге президенты Игорь Додон сайлаучыларның 32,61 % тавышын җыйган). Икенче тур 2020 елның 15 ноябрендә уза.

15 ноябрьдә узган икенче тур нәтиҗәләре буенча, Майя Санду гамәлдәге ил президенты Игорь Додонны җиңә. Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, Санду сайлаучыларның 57,7 %, Додон 42,25 % тавышын җыйган. Әлеге нәтиҗәләр Майя Сандуны Молдованың бәйсез республика тарихында беренче хатын-кыз президент итә [2][3][4][5] [6].

Россия белән якынаю яклы булган көндәше Игорь Додоннан аермалы буларак, Майя Санду евроинтеграция, Румыния, Украина, Европа берлеге илләре белән якынаю яклы булуы белән билгеле.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү