Игорь Додон, Игорь Николае улы Додон (молдав. Igor Dodon, 1975 елның 18 феврале, Молдаван ССР, Калараш районы,Садова) — Молдова сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. 20162020 елларда Молдова президенты. Икътисад фәннәре докторы. Социалистлар фиркасе лидеры (2020 елдан).

Игорь Додон
8нче Молдова президенты
Вазыйфада
2016 елның 23 декабре – 2020 елның 23 декабре
Аңа кадәр Николае Тимофти
Дәвамчысы Майя Санду
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 февраль 1975(1975-02-18) (49 яшь)
Молдавия, Калараш районы
Сәяси фирка МКФ (2009-2011)
МСФ рәисе (2011 елдан)
Җефет Галина Доmnic[d]
Белем Кишенәү аграр университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Игорь Додон
 
Игорь Додон

1975 елның 18 февралендә Молдаван ССР Калараш районы Садова авылында туган. Кишенәүдә дәүләт аграр университетының икътисад факультетын, Молдова икътисади гыйлемнәр академиясенең менеджмент факультетын, Халыкара икътисад институтының менеджмент факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

  • 2009 елның 5 апрелендә МРКФ фиркасеннән Молдова парламентына депутат булып сайлана.
  • 2011 елның июнендә узган Кишенәү генераль примарын[1] сайлауларда Киртоакэ Доринга җиңелә.
  • 2011 елның ноябрендә Молдова коммунистлар фиркасеннән чыга, МСФ фиркасенә кушыла.
  • 2011 елның 18 декабрендә узган МСФнең X корылтаенда фирка рәисе итеп сайлана.
  • 2014 елның 30 ноябрендә узган парламент сайлауларында Игорь Додон җитәкләгән МСФ 20,25 % тавыш җыя, Молдованың XX чакырылыш парламентында иң зур фракция төзи. Европа яклы фиркаләрнең программасын кабул итмичә, МСФ оппозициягә күчә.
  • 2016 елның 13 ноябрендә узган Молдова президентын сайлауларның (молдав. Alegerile prezidențiale în Republica Moldova) 2нче турында 52,18:47,82 чагыштырмасында «Хәрәкәт һәм теләктәшлек фиркасе» вәкиле, Молдова мәгариф министры (2015 елга кадәр) Майя Сандуны җиңеп, Молдованың бөтен халкы сайлаган 3нче президенты (Мирча Снегур, Игор Лучинскийдан соң) була [2].

Европа берлеге белән, ассоциациягә берләшмичә генә, тыгыз элемтәләр булдыру, шул ук вакытта РФ белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы сәясәтче. Президентлыкка кандидат И. Додонның «Кырым — РФ территориясе» дигән фикере өчен Молдованың тышкы эшләр министры гафу үтенергә мәҗбүр була[3].

2020 елның 1 ноябрендә узган Молдова президентын сайлауларда сайлаучыларның 32,61 % тавышын җыеп, икенче урынны ала һәм икенче турга үтә. Беренче турда беренче урынны алган PAS фиркасе нәмзәте Майя Санду сайлаучыларның 36,16 % тавышын җыйган. Икенче тур Додон белән Санду катнашында 2020 елның 15 ноябрендә уза.

15 ноябрьдә узган икенче тур нәтиҗәләре буенча, Майя Санду Игорь Додонны җиңә. Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, Санду сайлаучыларның 57,7 %, Додон 42,25 % тавышын җыйган[4][5][6][7][8].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Галина (Galina). 1999 елның августында өйләнешкәннәр.

  • уллары Богдан (Bogdan), Влад (Vladut), Николае (Nicolae)[9]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү