Дорин Речан

Молдова сәясәтчесе

Дорин Речан, Дорин Павлович Речан (рум. Dorin Recean, 1974 елның 17 марты, СССР, Молдавия ССР, Дондюшаны) ― молдовалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 2023 елның 16 февраленнән Молдавия байрагы Молдова премьер-министры.

Дорин Речан
Молдова премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2023 елның 16 феврале
Президент Майя Санду
Аңа кадәр Наталья Гаврилица
Молдова Югары куркынычсызлык советы секретаре
Вазыйфада
2022 ел – 2023 ел
Президент Майя Санду
Аңа кадәр Анна Ревенко
Молдова эчке эшләр министры
Вазыйфада
2012 ел – 2015 ел
Президент Николае Тимофти
Аңа кадәр Алексей Ройбу
Дәвамчысы Олег Балан
Шәхси мәгълүмат
Туган 17 март 1974(1974-03-17) (50 яшь)
СССР, Молдавия ССР, Дондюшаны
Сәяси фирка фиркасез
Белем Молдова икътисад белеме академиясе;
Ньюпорт халыкара университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 17 мартында Молдавия ССР Дондюшен районы үзәге Дондюшаны шәһәрендә туган. 1996 елда «халыкара бизнес белән идарә итү өлкәсендә юриспруденция» белгечлеге буенча Молдавия Икътисади белем бирү академиясен тәмамлаган. 2000 елда Ньюпорт халыкара университетының Бельгия бүлегендә эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсе алган.[1][2] Өч чит телне – рус, инглиз, француз телләрен белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1995 елдан 2002 елга кадәр ― предприятиеләрне реструктуризацияләү агентлыгы программасы директоры, консультант, проектлар буенча менеджер.

2002 елдан 2010 елга кадәр ― TeleMedia Group, Concernul Milenium Grup сатулар һәм маркетинг буенча директор.

2010 елның 29 гыйнварыннан 24 июльгә кадәр ― Молдова Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары. Молдова Республикасы һәм Европа Берлеге арасында виза режимын либеральләштерү планы кысаларында биометрик паспортлар кертү өчен җавап биргән.[3]

2012 елның 24 июленнән 2015 елның 18 февраленә кадәр ― Молдова Республикасының эчке эшләр министры (Владимир Филат һәм Юрий Лянкэ хөкүмәтләрендә). Молдавиянең беренче хәрби булмаган эчке эшләр министры.[4]

2016 елдан 2022 елга кадәр - төрле халыкара оешмаларда мәгълүматларны анализлау өлкәсендә консультант.

2022 елның 7 февраленнән 2023 елның 22 февраленә кадәр ― Молдова Республикасы Президентының оборона һәм милли иминлек өлкәсендәге киңәшчесе, Молдова Республикасының Югары куркынычсызлык советы секретаре.[5][6]

2023 елның 10 февралендә Молдова президенты Майя Санду тарафыннан Молдова Республикасы премьер-министры вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә.[7] 2023 елның 16 февралендә Молдавия парламенты Д. Речанны премьер вазифасында һәм аның тарафыннан тәкъдим ителгән хөкүмәт составын раслый.[8][9]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Стелла Ручан, ике баласы.

Бүләкләре үзгәртү

  • 2014 ― Хезмәт даны ордены (Молдова) – Европа кыйммәтләренә һәм стандартларына нигезләнгән реформалар уздыруга керткән өлеше өчен зур рәхмәт билгесе итеп, сөйләшүләр алып баруны, Молдова Республикасы һәм Европа Союзы арасында ассоциациясе турындагы килешүне имзалауны һәм ратификацияләүне тәэмин итүдәге аерым казанышлары, ЕС әгъза-дәүләтләрендә һәм Шенген зонасында виза режимын либеральләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм халыкара аренада илнең абруен күтәрүдә актив катнашу өчен[10]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Official page of the Ministry of Information Technology and Communication of the RM
  2. Dorin Recean, Minister of Internal Affairs | Dorin Recean Minister of Internal Affairs | Government of Republic of Moldova
  3. Постановление Правительства Республики Молдова № 33 от 29.01.2010 г. «О назначении господина Дорина Речана»
  4. Указ Президента Республики Молдова № 203-VII от 24.07.2012 г. «О назначении господина Дорина Речана министром внутренних дел»
  5. Указ Президента Республика Молдова № 339-IX от 04.02.2022 г. «О назначении господина Дорина Речана советником Президента Республики Молдова в области обороны и национальной безопасности, секретарём Высшего совета безопасности»
  6. Указ Президента Республики Молдова № 840 от 22.02.2023 г. «Об освобождении господина Дорина Речана от должности советника Президента Республики Молдова в области обороны и национальной безопасности, секретаря Высшего совета безопасности»
  7. Кто такой Дорин Речан, назначенный премьер-министром Республики Молдова(рум.)
  8. Парламент Молдавии утвердил правительство Дорина Речана
  9. Парламент Молдавии утвердил новое правительство во главе с Речаном
  10. Указ Президента Республики Молдова № 1253-VII от 23.07.2014 г. «О награждении государственными наградами»

Сылтамалар үзгәртү