Әлмәт епархиясе
Әлмәт епархиясе (рус. Альметьевская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Әлмәт епархиясе | |
---|---|
Чиркәү | Рус православ чиркәве |
Чиркәү бүлгеләре | 8 |
Баш фатир | Әлмәт, Чернышевский ур., 23 |
Нигезләнгән | 6 июнь 2012 |
Баш җәмигъ | Казан соборы (Әлмәт) |
Епископ | Мефодий |
almet-eparhia.info |
Идарә итүче әрхәрәй — Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы архимандрит Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев) (1978 елның 25 октябрендә Казанда туган)[1]
Епархия үзәге — Әлмәтнең Казан Изге Ана иконасы кафедраль храмы (423450, Татарстан, Әлмәт, Собор мәйданы, 1, корп. 1).
ТарихҮзгәртү
2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.
БлагочиниеләрҮзгәртү
- Әлмәт (шәһәр) — благочинный Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Зайцев)
- Әлмәт (район) — благочинный иерей Андрей Глубоковский
- Азнакай — благочинный протоиерей Сергий Голованов
- Баулы — благочинный протоиерей в.в.б. Борис Ангелич
- Бөгелмә — благочинный протоиерей Борис Ангелич
- Зәй — благочинный протоиерей Василий Казаков
- Лениногорск — благочинный протоиерей Иоанн Антипов
- Сарман — благочинный протоиерей Роман Галиуллин
ЧиркәүләрҮзгәртү
МонастырьларҮзгәртү
ТР Әлмәт районы Яңа Михайловка авылы Изге Ана иконасы храмы каршындагы «Знамение» монахлар җәмгыяте. Иеромонах — Хрисанф (Жарков).
Социаль оешмаларҮзгәртү
- Әлмәтнең Петр һәм Павел храмы каршында хатын-кызлар җәмгыяте (рус. сестричество)
- Бөгелмәнең изге Серафим Саровский храмы каршындагы хатын-кызлар җәмгыяте
Епархиянең мәгълүмат чараларыҮзгәртү
- Епархиянең рәсми сайты
- Лениногорск благочиниесенең айлык «Параскева» газетасы
- Атналык «Православие сүзе» тапшыруы
- Зәй шәһәренең «Зәй ТВ» каналында атналык телетапшыру
- Зәй шәһәренең «Яңа Зәй» радиостанциясендә атналык тапшыру
- Әлмәттә ике атнага бер чыгучы «Православие календаре» (рус. Православный календарь) программасы
- 2016 елның 15 июненнән 99,6 FM ешлыгында эшләүче «Вера» радиосы
Уку йортларыҮзгәртү
- Әлмәттә православие гимназиясе төзелә[2]
- Кайбер приходларда якшәмбе мәктәпләре эшли.
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Рус правоcлавие чиркәве епископлары. Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев)(рус.)
- ↑ В Альметьевске завершается строительство православной гимназии.(үле сылтама) Телеканал «Татарстан-24» , 04.12.2017