Петр һәм Павел чиркәве (Әлмәт)

Әлмәттәге (Татарстан, РФ) православие гыйбадәтханәсе

Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве (рус. Храм святых апостолов Петра и Павла, Петропавловская церковь) — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Әлмәт благочиние округына карый.
Чиркәүнең настоятеле — протоиерей Игорь Новичков. Престол бәйрәме көне — 12 июль[1].
Координатлары: 54.911200°N 52.307356°E

Чиркәү
Петр һәм Павел чиркәве
Храм Петра и Павла
Петр һәм Павел чиркәве
Петр һәм Павел чиркәве
Петр һәм Павел чиркәве
Ил Россия
Шәһәр 423450 Татарстан, Әлмәт, Чехов (Чернышевский) ур., 22
Дин Православие
Мәхәллә Әлмәт епархиясе
Әлмәт благочиние округы 
Бина төре таш гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 19911992 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Храм Петра и Павла г.Альметьевск Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

 
Әлмәтнең Петр һәм Павел чиркәве

Чиркәү тарихы 1991 елның язында, Әлмәт шәһәренең православие динендәгеләр төркеме башлангычы белән Әлмәт шәһәре территориясендә православие мәхәлләсен ачу турындагы мәсьәлә күтәрелгәч, башлана[2]. 1991 елга кадәр Әлмәт шәһәре территориясендә православие чиркәве булмый. Дини йолалар төзелеп бетмәгән котельный бинасында уздырыла.

1991 елның 12 июлендә Казан һәм Мари епискобы Анастасий православие җәмгыятен теркәүгә фатиха бирә. Әлеге православие җәмгыятенә Изге апостоллар Петр һәм Павел исеме бирелә. Булачак Петр һәм Павел чиркәвенең настотятеле итеп Түбән Камадан килгән игумен Антоний (Бабурин) билгеләнә (1999 елдан Алексей Державин).

Әлмәт шәһәре администрациясе (Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы Илдус Гәрәев) православие динендәгеләргә иске котельный бинасын чиркәү итеп үзгәртеп кору өчен тапшыра. Башта игумен Антоний Түбән Камага кайтып, «Камэнергоремонт» АҖ директоры Г. П. Гелев янына керә. Ул тәҗрибәле инженер-конструктор Н. Б. Устиновны тәкъдим итә. Н. Б. Устинов, Әлмәткә барып, буласы чиркәүнең эскизын эшләп бирә.

«Татнефть» ААҖ (генераль директор Ринат Галиев) һәм шәһәрнең башка предприятиеләре («Әлмәтнефть» НГДУ, башлыгы М. Ш. Залятов; «Главнефтегазстрой» АҖ, башлыгы А. С. Сорокин; «Ямашнефть» НГДУ, башлыгы В. В. Смыков; «Строймеханизация» АҖ, генераль директор М. Е. Майоров; УМ-2, башлыгы В. Д. Иванов; Идел-Кама ПТУС, башлыгы В. Т. Цыганов; АЛНАС, А.И. Прошечкин; ПУВКХ, В. А. Кадомцев һ. б. меценатлар) ярдәме белән котельный бинасы бер ел дәвамында православие дине хезмәтләрен башкару өчен яраклаштырыла.

Чиркәү ишегалдында сугышларда һәлак булганнар истәлегенә часовня корылган[3].

Бина үзгәртү

1991 елда дин тотучылар җәмгыятенә тапшырылган котельныйның җайлаштырылган бинасы нигезендә төзелгән кирпеч чиркәү. Агачтан ясалган сигезкырлы гөмбәзе һәм агачтан ясалган колокольнясы бар. Төзелеш планында турыпочмаклык формасында[4].

Чиркәү-приход мәктәбе үзгәртү

Петр һәм Павел чиркәве православие җәмгыятенең чиркәү каршында приход мәктәбе ачу үтенече «Татнефть» ААҖ генераль директоры Ринат Галиев, Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы Илдус Гәрәев тарафыннан канәгатьләндерелә. Чиркәү-приход мәктәбе өчен чиркәү янәшәсендә урнашкан иске балалар бакчасы бинасы бирелә. Бинага капиталь ремонт ясау эшендә Әлмәтнең ПТУС, ПУВКХ, АМУС һ. б. оешмалары һәм Түбән Каманың «Камэнергоремонт» АҖ (директоры Г. П. Гелев) зур ярдәм күрсәтә. 1995 елның 13 августында яңартылган бинаны Изге Николай Мирликийский(рус.) исеме белән изгеләндерү йоласы үткәрелә. 1995 елның сентябрендә чиркәү-приход мәктәбе ике төркемдә (балалар һәм яшүсмерләр төркеме, 18 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме) беренче уку елын башлап җибәрә[5].

Бу еллар эчендә чиркәү чын православие комплексына әверелә, анда дини китапханә һәм якшәмбе мәктәбе эшли, балаларга Аллаһ Кануны, чиркәү-славян теле, православие бәйрәмнәре, изгеләрнең тәрҗемәи хәле һәм догалар өйрәтелә, шулай ук епархиянең Пасха һәм Раштуа фестивальләрендә катнашалар. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Казан руханилар семинариясе укытучысы иеродиакон Владимир Селиванов бар[6].

Газета үзгәртү

1995 елның 17 гыйнварыннан Петр һәм Павел чиркәве православие җәмгыятенең үз басмасы — «Альметьевский приходской вестник» чыгарыла башлый. Матди яктан басмага «Ямашнефть» НГДУ (башлыгы В. В. Смыков) һәм УМ-2 (башлыгы В. Д. Иванов) оешмалары булышлык итә. Беренче санының тиражы 999 данә булса, алдагы елларда газета тиражы үсә бара.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Игумен Антоний (Бабурин). И воздвигли храм молитвою. Китапта: Альметьевский вариант (научный редактор и автор проекта Э. Тагиров). Казань: Издательство «Экополис», 1998, с. 112—117. ISBN 5-89617-005-X (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү