Казан соборы (Әлмәт)

Әлмәт епархиясенең үзәк храмы (Татарстан, Россия)


Казан соборы (рус. Казанский собор), 2000-2014 елларда ― Казан Изге Ана иконасы храмы (рус. Храм Казанской иконы Божией Матери) – Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Әлмәт благочиние округына карый. Әлмәт епархиясенең үзәк гыйбадәтханәсе (кафедрасы).
Престол бәйрәме: 21.07.

Чиркәү
Казан соборы
Казанский собор
Әлмәтнең Казан соборы
Әлмәтнең Казан соборы
Әлмәтнең Казан соборы
Ил Россия
Шәһәр Татарстан, Әлмәт, Собор мәйданы, 1
Дин Православие
Мәхәллә Әлмәт епархиясе
Әлмәт благочиние округы 
Бина төре таш гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 20002007 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Православие в Альметьевской епархии Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

2000 елның октябрендә Әлмәт шәһәре администрациясе тарафыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә төзү өчен җир участогы бүлеп бирелә. Төзелеш эшләре «Ямашнефть» НГДУ («Татнефть» ААҖ белән берлектә) тарафыннан башкарылган (НГДУ башлыгы В. В. Смыков). Проект авторы – В. С. Нилов (Яр Чаллы), Әлмәт архитекторы Р. Ш. Хәлиуллин катнашында.

2007 елның 29 августында гыйбадәтханә файдалануга тапшырыла. Гыйбадәтханәне изгеләндерү 2007 елның ноябрендә була һәм ул Казан Изге Ана иконасын бәйрәм итүгә туры китерелә. Изгеләндерү чинын һәм яңа собордагы беренче Илаһи литургияне Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий җитәкли[1]. Собор өчен кирәкле җиһазлар сатып алына һәм уникаль фарфор иконостас урнаштырыла.

2012 елда Әлмәт епархиясе оештырылу нәтиҗәсендә, собор янәшәсендә ике катлы бина төзелеп, епархия идарәсе, шулай ук епархия бүлекләре урнашкан.

2014 елда Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе Изге Патриарх Кирилл Указы белән Казан кафедраль соборы итеп үзгәртелә [2].

Тасвирлама үзгәртү

Бу гаять зур ике престоллы собор ике каттан тора (югары гыйбадәтханә Казан Изге Ана иконасына, түбән гыйбадәтханә изге хатыннар – мироносицаларга багышланган. Храм Идел буенда иң зурлардан санала. Югары гыйбадәтханә генә дә меңнән артык кеше сыйдыра ала. Идәннән гөмбәз очына кадәр биеклеге 30 метр, баш главка тәресе белән бергә биеклеге 43,5 метр.

Соборның беренче катында чиркәүдән тыш якшәмбе мәктәбе, аш бүлмәсе (200 кешегә), кухня, ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Храмның үз котельнаясы бар. Собор звонницасы 11 кыңгыраудан тора, шуларның иң зурысы 1350 кг. Кыңгыраулар Ярославль өлкәсе Тутаев шәһәрендә, гөмбәзләр Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә эшләнгән. Храм диварларын Иваново өлкәсе Палех штб осталары бизәгән. Гыйбадәтханәнең идәне Италиядән кайтарылган төрле төстәге граниттан мозаика белән җиһазландырылган[3].

Настоятельләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү