Төп менюны ачу

Андрей Александр улы Жданов (Андрей Александрович Жданов, 14 (26) сентябрь 1896(18960926), Мариуполь, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе — 31 август 1948, Новгород өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Андрей Жданов
Andrei Zhdanov (cropped).jpg
Туган 26 сентябрь 1896(1896-09-26)
Мариуполь, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 31 август 1948(1948-08-31) (51 яшь)
Новгород өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Юри Жданов[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены — 1935 Ленин ордены — 1946Кызыл Байрак ордены — 1940I дәрәҗә Суворов ордены  — 1944I дәрәҗә Кутузов ордены  — 1944Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — 1939
Ленинград оборонасы өчен медале
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
Хәрби дәрәҗә янарал-палкауник[d]

Commons-logo.svg Андрей Жданов Викиҗыентыкта

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасының 1-2 чакырылышлары депутаты. Генерал-полковник (1944 тән).

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Халык укуханәләре инспекторы гаиләснедә туган. Урыс милләтеннән. Твир шәһәрендә рель укуханәне тәмамлаган.

  • 1917 нең августыннан РСДЭ(б)Фның Шадрин шәһәр комитеты рәисе.
  • 1918—1920 елларда Кызыл Гаскәрдә сәяси эштә.
  • 1920-1922 елларда фирканең Твир губерна комитеты җаваплы сәркәтибе урынбасары, Твир губбашкармасы рәисе.
  • 1922 дән Нижгар губерна комитетында бүлек мөдире, 1924 тән БК(б)Фның Нижгар (Горький) губерна (өлкә, край) комитеты беренче сәркәтибе.
  • 1934 тә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе, бер үк вакытта 1934—1944 елларда БК(б)Фның Ленинград шәһәр һәм өлкә комитетлары рәисе.
  • Бөек Ватан сугышы вакытында Төньяк-Көнбатыш юнәлеш һәм Ленинград фронты хәрби шуралары рәисе.
  • 1946—1947 елларда ССРБ ЮШ Берлек Шурасы рәисе.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.

ХәтерҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү