Шадрин
Шадрин (рус. Шадринск) — Россия шәһәре, халык саны һәм әһәмиятлек буенча Курган өлкәсенең икенче шәһәре, Шадрин районының административ үзәге (район эченә керми).
Шадрин | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Курган өлкәсе |
Шәһәр бүлгесе | Шадрин |
Координатлар | 56°5'N, 63°38'E |
Нигезләнгән | 1662 |
Мәркәз биеклеге | 80 м |
Халык саны | 77 744 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 35253 |
Почта индексы | 641870 |
Рәсми сайт | shadrinsk-city.ru |
Халык саны — 77 744 кеше (2010).[1]
ГеографияҮзгәртү
Шадрин Исәт елгасында, Курганнан 146 километр төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Тимер юл станциясе (Екатеринбург—Курган сызыгы).
КлиматҮзгәртү
Шадрин климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −16,1 | −14,2 | −6,2 | 4,5 | 12,0 | 17,2 | 19,4 | 16,1 | 10,6 | 2,2 | −5,9 | −12,4 | 2,3 |
Явым-төшем нормасы, мм | 23,5 | 17,3 | 14,7 | 24,2 | 35,8 | 57,7 | 72,1 | 52,5 | 42 | 36,3 | 28,5 | 24 | 428,6 |
Чыганак: World Climate |
ТарихҮзгәртү
1662 елда Шадрин острогы буларак нигезләнә.
1717 елда Архангел Михаил чиркәве төзелгәннән соң, шәһәр Архангельский Шадринский городок яки Малоархангельск исемен йөрткән. 1733 елдагы янгыннан соң Шадрин бистәсе дип аталган. 1738—1744 елларда — Себер губернасының Исәт провинциясе үзәге (1744 елдан Ырынбур губернасы составына күчерелә), 1781 елдан — Пермь губернасының өяз шәһәре.
1856 елда Шадринда 4 чиркәү, 784 йорт һәм 216 лавка (кибет) исәпләгән.
1924 елдан — Урал өлкәсе, 1934 елда — Чиләбе өлкәсе, 1944 елда — Курган өлкәсе составында. 1924 елдан Шадрин районының административ үзәге булы тора.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә Россиянең Аурупа өлешеннән берничә сәнәгый предприятие эвакуацияләнә.
ХалыкҮзгәртү
1840[2] | 1856[3] | 1897[4] | 1913[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
3 446 | ~4 700 | 11 677 | ~5 900 | ~7 700 | 56 129 | 72 619 | 81 511 | 86 713 | 80 865 | 77 744 |
Милли составҮзгәртү
Милләт | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|
руслар | 94,6% | 95,2% |
татарлар | 2,2% | 2,1% |
ИкътисадҮзгәртү
Азык-төлек сәнәгате ширкәтләре: сөт-консерв комбинаты, ит-кош комбинаты, икмәк комбинаты, азык комбинаты, ликөр-аракы заводы.
Тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы, мебель фабрикасы. Кирпечне, тимер-бетон корылмаларны җитештерү. Шадрин автомобиль заводы.
Югары уку йортларыҮзгәртү
- Шадринский дәүләт педагогика институты
- Михаил Шолохов исемле Мәскәү дәүләт һуманитар университетының филиалы
- Заманча һуманитар акадкмиясенең филиалы
ГалереяҮзгәртү
- Спасо — Преображенскийй 01.jpg
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-10-01
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/kurgansk_obl/shadrinsk/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1101
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-27
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27