Адихан Шадрин
Адихан Шадрин, Адихан Измаил улы Шадрин[1] (1929 елның 1 июле, СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Инсар районы, Яндовище ― 2011 елның 15 гыйнвары, РФ, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан) ― совет һәм россияле татар язучысы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1969), Әстерханның мактаулы гражданы[2]. Рус телендә язган.
Адихан Шадрин | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Адихан Измаил улы Шадрин |
Туу датасы: | 1 июль 1929 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Пенза өлкәсе, Инсар районы , Яндовище |
Үлем датасы: | 15 гыйнвар 2011 (81 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, Әстерхан |
Ватандашлык: | СССР РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1953—2011 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | хикәя, повесть, роман, очерк |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | 1953 |
Бүләкләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1929 елның 1 июлендә Пенза өлкәсенең (хәзерге Мордовия Республикасы) Инсар районы Яндовище авылында татар гаиләсендә туган. Әтисе гаделсез хөкем ителгәннән соң, берничә айлык чагында әнисе биш баласы белән кияүдәге кыз туганнары яшәгән Әстерханга күченә. Аннары әтисе вакытыннан алда азат ителә һәм Әстерхан өлкәсенең Марфин (хәзерге Володарский) районы Новокрасное[d] авылына пекарь итеп җибәрелә, гаилә аның янына күченә, һәм нәкъ менә шушы авылда Адихан балачагының күп өлешен үткәрә. Сигезенче сыйныфтан соң ул укуын дәвам итү өчен Әстерханга күченә, анда 14нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әстерхан укытучылар институтына (1996 елдан педагогика университеты, 2002 елдан дәүләт университеты) физика-математика факультетына укырга керә.
Студент елларында ук яза башлый, яшәгән авылы һәм авылдашлары турында мәкаләләрен күп кенә җирле язучылар, мәсәлән, Юрий Селенский[d] (Юрий Галишников, 1922―1983) язышкан «Волга» газетасында бастыра. А. Шадрин әлеге газета янында Александр Александрович Любимов җитәкчелегендә эшләүче әдәби берләшмәгә керә. Аның, газета мәкаләләреннән тыш, беренче басылган әсәре ― Александр Черненко[d] (1897―1956) редакциясендә чыгучы «Литературная Астрахань» (Әдәби Әстерхан) коллектив альманахында 1953 елда чыккан «Балалар өчен аучы хикәяләре» (рус. Охотничьи рассказы для детей) була.
Укытучылар институтын тәмамлаганнан соң (1951), Новокрасноега кайта, анда җирле мәктәптә физика һәм математика укытучысы булып эшли, әдәби эшчәнлеген дә дәвам итә. Иҗади семинарларның берсендә танышкан прозаик Әнвәр Бикчәнтәев (1916―1979) тәкъдиме буенча 1969 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Шулай ук Әстерхан өлкәсе Камышак районы Станья[d] балыкчылар бистәсендә яши һәм иҗат итә.
А. Шадрин радиотапшыруларның өлкә редакциясендә радиокорреспондент һәм «Комсомолец Каспия» яшьләр газетасында әдәбият хезмәткәре булып эшли, «Волга» газетасында әдәби хезмәткәрдән җаваплы секретарьга кадәр юл үтә һәм Түбән Идел китап нәшриятының Әстерхан бүлегенең өлкән мөхәррире вазыйфасын башкара. 23 ел дәвамында (1973―1997) Адихан Измаил улы Шадрин Әстерхан өлкәсенең Язучылар оешмасының җаваплы секретаре булып эшли[3]. Егермедән артык, шул исәптән Мәскәүнең «Современник» һәм «Советская Россия» нәшриятларында яңадан басылган китаплар авторы. Иҗаты халык характерын аңлауга, замандашның якты образын гәүдәләндерүгә юнәлдерелгән[4].
Хәтер
үзгәртү2019 елның 1 июлендә, Адихан Шадринның 90 еллыгы көнендә, Н. К. Крупская исемендәге Әстерхан өлкә фәнни китапханәсендә «Мин язучы булуым белән бәхетле» (рус. Я счастлив, что я писатель) әдәби хәтер сәгате узган. Китапханә бинасында шулай ук язучыга багышланган «Белый стих его исповеди» исемле китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылган[5].
Язучы күп еллар дәвамында яшәгән һәм эшләгән Новокрасное авылында аның хөрмәтенә урамга исемен бирү фикере булу турында хәбәр ителгән.
Әсәрләре
үзгәртү- Первая охота, 1955.
- Толя и Коля, 1958.
- Загадки Никитинской гривы, 1960.
- Вовка-моряк, 1964.
- Камышовый плен, 1966.
- Запах смолы, роман,1968.
- Следы на воде, 1970.
- Белуга, повесть,1976.
- Лизавета, повесть, 1976.
- Поучительная история, 1977.
- Понизовье — судьба моя, 1986.
- Чёрный аргамак, 1994.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1987 ― РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Социалистик Хезмәт Герое СССР Югары Советы депутаты Василий Евсеев[d] исемендәге премия ― «Сумала исе» романы һәм «Белуга» повесте өчен
- 1997 ― Әстерханның мактаулы гражданы
- 1998 ― В. К. Тредиаковский исемендәге әдәби премия (беренче лауреат) ― «Суд неправедный» романы өчен
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Франгизә[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Р. Р. Мусабәкова.Шадрин Адихан Измаил улы. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Шадрин Адихан Измайлович, писатель. 2020-09-03 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Немировская Д. Л. (2017-06-29). Адихан Измайлович Шадрин. Судьба — родное понизовье. 2020-09-03 тикшерелгән.
- ↑ Адихан Измайлович Шадрин. Родное Слово
- ↑ К 90-летию Адихана Шадрина в Астрахани пройдет литературный час (2019-29-06). 2020-09-04 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Адихан Измайлович Шадрин. Родное Слово(рус.)
- Шадрин Адихан Измайлович. Татарская энциклопедия TATARICA