Әнвәр Бикчәнтәев

Әнвәр Бикчәнтәев – күренекле совет язучысы. Салават Юлаев премиясе иясе (1974), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). Уфада яшәп иҗат иткән, китаплары башкорт теле һәм урыс телләрендә дөнья күргән.

Әнвәр Бикчәнтәев
Туган телдә исем Әнвәр Һади улы Бикчәнтәев
Туган 4 октябрь 1913(1913-10-04)
Уфа губернасы, Уфа
Үлгән 18 май 1989(1989-05-18) (75 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1974)
Октябрь революциясе ордены (1972)

Кызыл Байрак ордены (1942) 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945) Кызыл Йолдыз ордены (1943)

Шәрәфлек билгесе ордены (1963)
Сайт http://bikchentaev.ru/

Килеп чыгышы үзгәртү

Әнвәр Һади улы Бикчәнтәев 1913 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Башка хәбәрләр буенча, Әнвәр Бикчәнтәев Авыргазы районының Иске Әпсәләм авылында дөньяга килгән. Булачак язучының әтисе Һади Мөхәррәм улы Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлаган, Әпсәләмдә дәрәҗәле генә кеше булган.

Һади абзыйның бертуган энесе Ибраһим Бикчәнтәев 1916 елда ук Мәскәү университетын тәмамлый. 1918-21 елларда Ырынбур укытучылар институтының химия-биология факультетында укый. Башта “Хөсәения” мәдрәсәсендә математика һәм татар тарихыннан укыта. Совет чорында Ырынбур губернасының халык мәгарифе комиссиясе әгъзасы булып тора. Көнчыгыш халык мәгарифе институтының биология, математика буенча әйдәүче белгече була, Ырынбур губерна совет-партия мәктәбендә, Башпедтехникумда, Татбашпедрабфакта, дәүләт педагогия институтында укыта. Күп кенә фәнни китаплар яза. 1937 елда репрессияләнә, алдагы язмышы билгесез.

Хезмәт биографиясе үзгәртү

Ырынбур татар педагогия техникумын тәмамлаган 18 яшьлек егетне Архангельск шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбенә директор урынбасары итеп җибәрәләр. Биредә ул, төп эшеннән тыш, реактив двигательләрне өйрәнү, һавага очу, планета-ара сәяхәтләр белән мавыга, дәрәҗәле гәзитләрдә шул темага мәкаләләр бастыра. 1932 елда К.Э. Циолковскийның үзенә хат яза. Мәшһүр галим яшь укытучыга җавап биреп кенә калмый, ике китабын да җибәрә. Әнвәр, аларның берсен татарчага тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшыра, әмма ул басылмыйча кала.

Икенче уку елында Амур өлкәсенең Яңа Уфа авылында балаларга белем бирә, аннары республика башкаласына кайтып, “Коммуна” (хәзерге Кызыл таң) гәзитендә журналистлык эшчәнлеген башлый. Биредә 1934 елның 20 гыйнварында аның “Лондонга хат” дигән беренче хикәясе басыла.

1935 елның ноябрендә бер елга хәрби хезмәткә алына. Кайткач, Яшь коммунар, “Водник Башкирии”, “Швейник Башкирии” гәзитләрендә эшләп ала. 1941 елның июнендә Башкортстан педагогия институтын тәмамлау белән аны яшьләр гәзите мөхәррире урынбасары итеп тәгаенлиләр. Әмма берничә көннән Бөек Ватан сугышы башлана, Ә. Бикчәнтәев үзе теләп фронтка китә.


  Башкирские журналисты А.Г. Бикчентаев, К. Муртазин, Г.Х. Фазлыев были зачислены ответственными секретарями комсомольских бюро полков. Вскоре Бикчентаев стал помощником начальника политотдела дивизии по комсомолу.
Василевский А.А. 21-я гвардейская.
 

Полк комиссары курсында укып чыга. Курск дугасындагы, Карпаттагы, Дунай буендагы, Венгриядәге алышларда батырлыклар күрсәтә. Мәсәлән, рота командиры һәлак булгач, берничә тапкыр яугирләрне һөҗүмгә күтәрә. Аны дивизиянең комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар.

Әнвәр Бикчәнтәев дәһшәтле сугыш шартларында да кулыннан каләмен төшерми. Шуя шәһәрендә комиссарлар курсында укыганда язган “Кайту” пьесасын шундагы театрда куялар. Бу әсәргә Мәскәүнең Кече театры шефы Алексей Толстой да уңай бәя бирә, үзләрендә сәхнәләштерү мәсьәләләрен хәл итү өчен авторны үз янына чакыра. Ләкин Әнвәргә ашыгыч рәвештә Курск дугасына китәргә кирәк була, әсәргә башкала сәхнәсенә менү насыйп булмый. Яраларын дәвалап сафка баскач, майор Бикчәнтәев “Мужество” гәзитендә эшли. Милләттәш-каләмдәшебез Кызыл Байрак, “Кызыл Йолдыз”, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. Беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены исә аны 20 ел үткәч эзләп таба.

Иҗаты үзгәртү

Окопларда иҗат ителгән хикәяләр тупланган “Кызыл мәкләр” дигән беренче китабы русча 1944 елда басыла. Автор аны сугыштан соң Уфага кайткач кына күрә. “Рус солдаты турында новеллалар” дигән икенче җыентыгы (1946 ел) нигезен дә фронт тәэссоратлары тәшкил итә һәм биредә инде әдәби гомумиләштерүләр өстенлек ала башлый. Сугыштан кайту белән Александр Матросов турында повесть язарга тотына. ВЛКСМ өлкә комитеты делегациясе составында Матросов каһарманлык күрсәткән авыл янына баргач, герой эзеннән амбразура урынына кадәр түше белән шуышып бара. Матросов турында Уфада һәм фронт үткән төбәкләрдә бай материал туплый. Һәм нәтиҗәдә “Үлемсезлеккә хокук” (соңгы варианты “Бөркет һавада үлә”) повестен иҗат итә. Язучының “Аккошлар Уралда кала”, “Зур оркестр”, “Оҗмах вәгъдә итмим”, “Илче кызы”, “Адъютантка үлем юк”, “Ничә яшь сиңа, комиссар?”, “Хушыгыз, көмеш яңгырлар!”, “Кычкыруга охшаш яз”, “Бакенчылар еламый” кебек повесть һәм романнары әдәбиятыбызны яңа биеклеккә күтәреп, аның алтын фондына кереп кенә калмады, кайберләре дөньяның утыздан артык теленә тәрҗемә ителеп басылды. Шул исәптән, кытай, болгар, поляк, латыш, эстон, молдаваннар аның китапларын үз телләрендә укыды һәм укый. Китапларының тиражы һәм күптеллелеге буенча төрки әдәбиятлар арасында Әнвәр Бикчәнтәев Чыңгыз Айтматов һәм Габдрахман Әпсәләмов белән бер рәттә торадыр, мөгаен. 34 яшендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, шул вакыттан иҗат белән генә шөгыльләнә. Китаплары еш һәм күпләп басылуы аңа матди мохтаҗлык кичермичә яшәү мөмкинлеге биргәндер. 1956 елда Мәскәүдәге Әдәбият институтын читтән торып тәмамлый. “Оҗмах вәгъдә итмим” романы өчен 1963 елда Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Галимов Сәләм (1967 ел) һәм Салават Юлаев (1974) исемендәге премияләр, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме (1970),“Почет билгесе” (1963) һәм Октябрь революциясе (1972) орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре үзгәртү

  • Зур оркестр: Повесть. / Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен. — Казан : Тат. китап нәшр., 1958 — 167 б.


  • Бәхет каксын һәрбер капканы : [Китаптан өзек ] . — Кызыл таң , 1981, 11, 13 янв.
  • Койрыклы тел : Хикәя . — Казан утлары , 1967, № б, 90 — 92 ' б.
  • Кызыл күпер : ( Повестьтан өзек ) . — Кызыл таң, 1964, 18— 20 нояб.
  • Озын койрык — саескан : Курчак театрлары өчен пьеса .— Ялкын , 1972, № 11, 2 — 7 б.
  • Хушлашу сәгате : ( « Ожмах вәгъдә итмим » романыннан өзек ) . — Кызыл таң, 1966, 23 янв.
  • Штык һәм каләм белән : Будапештта : Истәлекләр . — Кызыл таң , 1984, 26 апр.
  • Юллар, юллар ...: (Пьесадан өзек ) . — Кызыл таң , 1969, 8 март .
  • Язым минем — язмышым : Романнан өзекләр . — Кызыл таң , 1981, 2 — 8 апр.

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү