Курск сугышы
Курск сугышы яки Курск дугасы сугышы (tat.lat. Kursk suğışı(үле сылтама)) (5 июль — 23 август 1943 ел) - Икенче бөтендөнья сугышының һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. Дөньяның тарихында иң зур танк сугышы. Курск сугышында ике миллион тирәсендә кеше, алты мең танк, дүрт мең очкыч катнаша.
Курск сугышы | |||
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы | |||
Совет гаскәриләре фашист һөҗүмен туктаталар | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Кызыл Гаскәрнең җиңүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Курск сугышы өч өлешенә бүленә:
- Курск саклавы операциясе (5-12 июль),
- Орёл һөҗүм операциясе (12 июль - 18 август),
- Белгород-Харковь һөҗүм операциясе (3-23 август).
Курск сугышы 49 көн сузыла. Фашист-алманннар үз һөҗүмен «Цитадель»-операциясе дип исемлиләр.
Курск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый.
Курск сугышының сәбәпләре
үзгәртүКызыл гаскәрнең кышкы һөҗүме һәм Вермахт Украинада каршы-һөҗүме нәтиҗәсендә совет-алман фронты үзәгендә чыккан урын (150 км тирәнлектә, 200 км киңлектә) - Курск дугасы барлыкка килә. Алман-фашист көчләре Совет гаскәрләрен камап алыр өчен Цитадель һөҗүме операциясен башлый.
Фашист һөҗүме
үзгәртү1943 елның 5 июлендә алман һөҗүме башлана. Совет гаскәр башлыгы төгәл алман һөҗүменең вакытын белеп (5 сәгатьтә Мәскәү вакыты), 22:30 һәм 2:20 (М. в.) сәгатендә контрарт-хәзерләнүен уздыра. Шуңа күрә фашист һөҗүме уңышлы булмый.
Прохоровка бәрелеше
үзгәртү12 июльдә Дөньяның тарихында Прохоровка янында иң зур танк сугышы булган. Фашист ягыннан 700 танк тирәсендә катнаша.
Прохоровка бәрелешендә алман-фашист көчләре Прохоровканы буйсындыра алмыйлар, совет саклануын да ерый алмыйлар. Совет гаскәре алман берләшмәсен камап алмый. Ләкин алман гаскәрләре чигенергә мәҗбүр булганнар.
Прохоровка бәрелешенең нәтиҗәсе: фашист һөҗүме "Цитадель" операциясенең уңышсызлыгы.
Совет һөҗүм операцияләре
үзгәртүОрёл һөҗүм операциясе («Кутузов» операциясе)
үзгәртү12 июльдә Кызыл гаскәре Орёл каршы-һөҗүм операциясен башлый.
13 июльдә Кызыл гаскәр Орёл янындагы фашист саклавын ерый.
5 августта Совет көчләре Орёл шәһәрен азат итәләр. Орёл һөҗүм операциясендә 90 мең фашист юк ителә.
Белгород-Харковь һөҗүм операциясе («Румянцев» операциясе)
үзгәртүКөньяк фронт өлешендә Совет каршы-һөҗүме 3 августта башлана.
- 5 августта Совет көчләре Белгород шәһәрен азат итәләр.
- 7 августта Совет көчләре Богодухов шәһәрен азат итәләр.
- 23 августта Кызыл гаскәр Харковь шәһәрен азат итәләр.
5 августта беренче тапкыр Бөек Ватан сугышында Мәскәүдә сәлүт булды.
Эрих фон Манштейн алман фельдмаршалы соңрак язган:
Курск сугышы - Шәрекътә инициативабызның саклавы соңгы омтылышы булды. Сугыш уңышсызлыгы белән инициатива совет ягына китә. Шуңа күрә "Цитадель" операциясе - Шәрекъ фронтының хәлиткеч мизгеле. Манштейн Э. Югалткан җиңүләр. Алман теленнән тәрҗемәсе — М., 1957.
|
Курск сугышы нәтиҗәләре
үзгәртүКурск сугышыннан соң стратегик инициатива Икенче бөтендөнья сугышында тулысынча Кызыл гаскәргә күчә, Кызыл гаскәре Икенче бөтендөнья сугышы тәмамына кадәр һөҗүм итә бышлый. Днепр операциясе мөмкинлеге булдырыла.
Шулай ук карагыз
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
Әдәбият
үзгәртү- Курская битва 1943 // Великая Отечественная война 1941 — 1945. Энциклопедия / под ред. М. М. Козлова. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — С. 392—394. — 500 000 экз.
- Давыдков В. И. Анализ Курской битвы (историко-документальная эпопея). — Курск, 2005.
- Замулин В. Н. Курский излом. Решающая битва Отечественной войны. — М.: Эксмо, 2007. — 1000 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 5-699-18411-2
- Замулин В. Н. Засекреченная Курская битва. Секретные документы свидетельствуют. — М.: Эксмо, 2007. — 784 с. — (Великая Отечественная: Цена Победы). — ISBN 978-5-699-19602-9
- Карнацевич В. Л. Сто знаменитых сражений. — Х.: Фолио, 2004. — 543 с. — ISBN 966-03-2753-6
- Мерников А. Г. Спектор А. А. Всемирная история войн: в 2-х тт. — Мн.: Харвест, 2005. — 768 с. — ISBN 9851317799
- Тимохович И. В. Советская авиация в битве под Курском. — М.: Воениздат, 1959. — 120 с.
- Битва под Курском. От Обороны к наступлению. — М.:АСТ:Б66 ХРАНИТЕЛЬ,2006.-826[6]c.-(Неизвестные войны).(Переиздание материалов двухтомника «Битва под Курском» Военно-исторического управления Генштаба ВС СССР 1946-1947 гг. с комментариями и приложением)